«МедиаТЭК» беренче Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде

2015 елның 9 июне, сишәмбе
 

Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту буенча ENES-2015 IV халыкара форумы кысаларында, энергия нәтиҗәле тормышны пропагандалау һәм популяризацияләү максаты белән, Россиянең Энергетика министрлыгы «МедиаТЭК» (алга таба - «МедиаТЭК» бәйгесе) ягулык –энергетика комплексы компанияләре һәм төбәк администрацияләре мәгълүмат хезмәтләренең Беренче Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары  бәйгесе үткәрә. «МедиаТЭК» бәйгесе ике этаптан: төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уздырыла.

«МедиаТЭК» бәйгесенең федераль этабын үткәрү Нигезләмәләре белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының рәсми сайтында танышырга була: http://www.minenergo.gov.ru/press/min_news/2451.html

«МедиаТЭК» бәйгесенең төбәк этабын  оештыру һәм үткәрү буенча  вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. «МедиаТЭК» бәйгесендә катнашучы өчен заявкалар  2015 елның 10 июненнән 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

«МедиаТЭК» бәйгесенә  2015 елның 1 гыйнварыннан 31 августына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан яки гамәлгә ашырылган проектлар һәм журналист эшләр кабул ителә.

«МедиаТЭК» бәйгесен дә катнашу өчен ягулык-энергетика комплексы һәм региональ администрациялщрнеж  массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, мәгълүмат хезмәтләре чакырыла.

Бәйгенең төбәк этабы җиңүчеләре Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында бәйге проектлары буенча ачык интернет тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, төбәк бәйге комиссиясе  тарафыннан билгеләнәчәкләр.

 

«МедиаТЭК» бәйгесенең федераль этабы җиңүчеләрен бүләкләү ENES-2015 форумын үткәрү кысаларында 2015 елның 19-21 ноябрьдә Мәскәүдә булача.

Барлык кызыксынганнарны «МедиаТЭК» бәйгесендә катнашырга чакырабыз.

«МедиаТЭК» бәйгесенең төбәк этабы турында төгәл мәгълүмат белән, шулай ук «МедиаТЭК» бәйгесенең төбәк этабын үткәрү Нигезләмәсе белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында танышырга була:  http://mpt.tatarstan.ru/rus/enes-2015.htm .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International