Кытай делегациясе Казан вертолетлар заводында булды

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 10 июнендә Татарстанга рәсми визит кысаларында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе Казан вертолетлар заводында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "Казан вертолетлар заводы" ҖАҖ  генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар озата йөрде.

Кытай делегатлары предприятиенең җитештерү мәйданнарын карадылар, шул исәптән буяу цехын, агрегат-җыю җитештерүен  һәм ахыргы җыю цехын карадылар. Кунакларга КВЗда җитештерелә торган техниканы күрсәттеләр - төрле комплектациядәге Ми-17В-5 һәм «Ансат» вертолетлары.

Махсус күргәзмә кысаларында Кытай делегациясе Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион мөмкинлекләре белән танышты.

Үз экспозицияләрен "Татнефть" ААҖ, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы, "А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы” ААҖ, "Казан электромеханика заводы" ААҖ, "Кама-Идел резинотехника акционерлык җәмгыяте" ААҖ һәм башкалар күрсәттеләр.

Заводның очу-сынау комплексында кунаклар "Казан вертолетлар заводы" җитештергән вертолетларның демонстрацион  очуын күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International