8 июньдә Татарстан Республикасы Хәкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиб белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Иржи Колиб җитәкчелегендәге Чехия делегациясенең Казанга килү максаты - Чехия һәм Татарстан Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне координацияләү буенча уртак эш төркеменең чираттагы утырышында катнашу.
Илдар Халиков ассызыклаганча, Чехия делегациясенең килүе республикадагы мөһим вакыйга – Казан тирәсендә инновацион Иннополис иярчен - шәһәренең ачылуы. Әлеге вакыйгага Чехия коллегалары да чакырылды.
Чараларда шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашачак.