Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Колумбия делегациясе вәкилләре белән очрашу

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
 

8 июньдә  Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Хәкүмәте Йортында Колумбия –Россия палатасы башлыгы Оскар Лопес Боланьос җитәкчелегендәге Колумбия делегациясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, Татарстан Республикасы инвестицияләр агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Колумбия делегациясенә Татарстан Республикасы һәм аның сәнәгать потенциалы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. “Безнең Колумбия белән сәүдә әйләнеше күпкә зуррак булыга мөмкин, - дип белдерде Илдар Халиков.- Һәм бүгенге көндә Колумбиядә “КАМАЗ”, “Казан вертолетлар заводы” кебек предприятиеләрнең  позицияләре тотрыклы. Мин ышанам ки, бүгенге визит шундый нәтиҗәле контрактларның күләмен арттырырга ярдәм итәчәк”.

Алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министры республика территориясендә гамәлгә ашырыла торагн кызыклы проектлар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International