Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне белән тәбрикләү

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
 

14 июнь  - Текстиль һәм җиңел сәнәгать  хезмәткәрләре көне!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры  Равил Зарипов Текстиль һәм җиңел сәнәгать  хезмәткәрләре Көне белән котлый.  

"Хөрмәтле җиңел сәнәгать хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез  - Текстиль һәм җиңел сәнәгать  хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сезгә фидакарь хезмәт иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасындагы 60 артык җиңел сәнәгать предприятиеләрендә хәзерге  базар шартларында конкурентлылыкка сәләтле булган продукцияне чыгаруны тәэмин иткән 7 меңнән артык кеше хезмәт итә. Шунысы куандыра, тармак лидерлары белән беррәттән кече эшмәкәрлек тә көч җыя.

Бүгенге икътисадый шартларда тармак предприятиеләре алдында мөһим мәсьәләләр тора– өлкәнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерү, җитештерүне модернизацияләү, конкурентлылыкка сәләтле товарлар ассортиментын киңәйтү, югары квалификацияле кадралар әзерләү.

Мин ышанам ки, Татарстанның текстиль һәм җиңел сәнәгатен үстерү юлларын эзләү буенча уртак эшчәнлек предприятиеләрнең нәтиҗәле эшчәнлегенә, җитештерүне алга таба үстерүгә, хезмәткәрләрнең матди хәлләрен яхшыртуга, республика икътисадын ныгытуга ярдәм итәчәк.

Үземнең чын рәхмәтләремне өлкәнең ветераннарына җиткерәсем килә. Аларның тәҗрибәсе җиңел сәнәгать комплексында традицияләрне саклап калу һәм предприятиеләрнең тотрыклыгын саклап калуда ярдәм итә. Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек- саулык, бәхет, тотрыклылык һәм алдагы көннәргә ышаныч белән яшәүегезне телим!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International