2015 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Сәнгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Финляндия тышкы эшләр министрлыгының Россия, Көнчыгыш Европа һәм урта Азия Департаменты директоры урынбасары Веса Васара җитәкләгән Финляндиянең эшлекле даирәләр белән очрашуы узды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашу һәм уртак эш төркеме утырышы кысаларында икеяклы нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре билгеләнде, фикер алышу, адреслы очрашулар узды.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклап әйтүенчә, Финляндия Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше буенча әйдәп баручы партнерларының берсе. Мәсәлән, 2014 елда Татарстан Республикасы белән Финляндия арасындагы икеяклы тышкы сәүдә әйләнеше 992,4 млн. долл АКШ тәшкил итте.
Ул ассызыклаганча, 2006 елдан алып Татарстанда ЮИТ (YIT) фин компаниясе нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Финская авиакомпания Finnair фин компаниясе Казан белән Хельсинки арасында туры даими авиахәбәрләшү гамәлгә ашыра. Агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасы президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында «Huhtamaki» компаниясе җитештерүе ачылышы узды. Финляндия командасы Казанда узган WorldSkills Russia милли чемпионаты финалында катнашты. Шулай ук сәүдә итү һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек үсә.
Фин делегациясе башлыгы Веса Васара әфәнде финляндия делегациясенең Татарстанга килүе һәм эш төркеме утырышы Татарстан-Финляндия хезмәттәшлегенең алдагы үсешенә ярдәм итәчәк.