Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне координацияләү буенча уратак эш төркеме утырышы узды. Чехия Республикасы делегациясен Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиб җитәкләде.
Уртак эш төркеменең чираттагы утырышы Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итү ниятләре буенча Меморандумны гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.
Эш төркеме утырышында Россиянең Чехиядәге Сәүдә Вәкиллеге җитәкчелеге: Татарстан Республикасының Чехия Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Зөфәр Абдулгалиев, Татарстан һәм Чехиянең дәүләт идарә итү органнары, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, «Озак вакыт дәверендә Чехия Татарстан Республикасының төп тышкы сәүдә парнеры булып тора. 2014 елда Татарстан Республикасы белән Чехия Республикасы арасындагы икеяклы тышкы сәүдә-икътисадый әйләнеше 138,8 млн. долл. АКШ тәшкил итте. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Раивл Зарипов машина төзелешен, фармацевтиканы, энергетиканы, төзелешен, авыл хуҗалыгын атады.
• «Казан Вертолет заводы» ҖАҖ «Велка Битеж» заводы белән хезмәттәшлеге
• «ФАВЕА» Чех компаниясе һәм «Татхимфармпрепаратлар» арасында дару препаратларын җитештерү буенча цех төзү
• «ФАВЕА» компаниясе белән Казан федераль университеты инновацион дару препаратларын булдыру буенча укыту һәм фәнни-тикшеренү үзәген төзү һәм җиһазландыру буенча проект гамәлгә ашырыла
•Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Jihostroj a.s.» (Югострой) концерны арасындагы хезмәттәшлек итү турында Килешү һәм башкалар имзаланды
Очрашу кысаларында яклар эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар һәм хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Чехия Республикасы делегациясен Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиб Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итүен координацияләү буенча уртак эш төркеме утырышы Протоколын имзаладылар.