2015 елның 7 һәм 8 июнь көннәрендә Орлов өлкәсе Губернаторы Вадим Потомский җитәкчелегендә Орлов өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.
Визит кысаларында Орлов өлкәсе Губернаторы Вадим Потомскийның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты. Татарстан Республикасы белән Орлов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.
Орлов делегациясе составына Орлов өлкәсе Губернаторы урынбасары һәм Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Россия Хөкүмәте каршындагы Орлов өлкәсе Вәкиллеге җитәкчесе Бекхан Оздоев, Орлов өлкәсе Губернаторы урынбасары һәм икътисад һәм финанслар буенча Орлов Хәкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Бабкин һәм социаль сәясәт буенча Орлов өлкәсе Губернаторы урынбасары Олег Ревякин керде.
Орлов өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк, «Алабуга» МИЗ һәм «Мастер» КИПка бардылар.
Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасы белән Орлов делегациясе арасындагы товар әйләнеше 2013 елда 1,4 млрд. сум тәшкил итте.