2015 елның 9 июнендә Татарстанга Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян килде. "Казань" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов каршы алды
2015 елның 10 июнендә Чжан Дэцзян әфәнденең Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән рәсми очрашуы планлаштырылган. Моннан тыш, КХР парламенты башлыгы Казан вертолетлар заводын һәм Казан федераль универститетына баруы көтелә. Казан вертолетлар заводында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясен үткәрәчәк.