Дмитрий Рогозин Зеленодольск шәһәрендә чик буе сак корабын төзи башлау тантанасында катнашты

2015 елның 15 июне, дүшәмбе
  

2015 елның 15 июнендә года  "Зеленодольск шәһәренең А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 нче проектлы чик буе сак корабын төзи башлау тантанасы булды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе хәрби-сәнәгый комиссиясе коллегиясе рәисенең беренче урынбасары Иван Харченко һәм башкалар катнашты.

Төзи башлаган судно - 22100 нче проектның беренче серияле корабы. Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Чик буе хезмәте Яр буе сагы заказы буенча завод әлеге проектның төп корабын төзегән. "Полярная звезда" дип аталган кораб 2012 елның 30 маенда төзелә башлап, 2014 елның 21 маенда суга төшерелгән. Хәзерге вакытта кораб Балтыйк диңгезендә завод сынавын уза, 2015 елда аны заказчыга тапшырырга планлаштырыла.

2015 елның 24 апрелендә "Зеленодольскиның А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 проектлы серияле ике кораб төзүгә дәүләт контрактын имзалау тантанасы булды. Заказ бирелгән суднолар 22100-нче проектының икенче һәм өченче берәмлекләре булачак һәм 2019 елда Заполярье чик сакчыларына тапшырылачак. Контрактларның гомуми бәясе 17 млрд. сумнан артык.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Дмитрий Рогозин мөрәҗәгать итте. "Бу бик әһәмиятле бүләк, сез аны үз кулларыгыз белән чик сакчылары өчен эшлисез. Бүгенге көндә без чикләребезне ныгытабыз, моны бигрәк тә Төньякта эшләү мөһим, анда төрле илләрнең мәнфәгатьләре туплана. Хәзерге вакытта Арктика өчен көрәш бара. Россия зур чиккә ия, аның мәгънәсе шундый уникаль территориядә генә түгел, арктикада файдалы казылмаларның төп запаслары тупланган. Табигый газ запасының 80 процентка кадәре Арктикада. Бүген Россия чик сакчылары алдында илебезне генә түгел, Россия икътисадын киләчәктә баетачак һәм балаларыбызга имин, тук тормыш тәэмин итәчәк зур байлыкны да саклау бурычы тора. Бүген, кораб төзелешенә нигез салып, без илебезнең киләчәге турында уйлыйбыз. Зур һәм сыйфатлы эшегез өчен рәхмәт сезгә", - дип билгеләп үтте ул. Аннары ул Россия флоты корабларын төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

"Без бу цехта, яңа кораб төзелә башлау уңаеннан, инде бишенче тапкыр очрашабыз, заводта бу күркәм традициягә әверелде. Быел завод планнарында дүрт кораб төзеп тапшыру бурычы тора. Мин Татарстан Хөкүмәте әлеге заказны тормышка ашыру өчен бөтен шартларны үтәр дип ышандырам. Заказчыга безнең предприятиене сайлаганы өчен рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Равил Зарипов. Аннары ул завод хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары һәм мактаулы исемнәр тапшырды.

Россия Куркынычсызлык федераль хезмәте Чик буе хезмәтенең Яр буе сагы департаменты җитәкчесе адмирал Юрий Алексеев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. "Өч ел элек мин төп корпус төзелә башлауда катнашкан идем, вакыт бик тиз уза һәм без беренче серияле судноны төзи башлыйбыз. Яңа корабка нигез салу - ул зур шатлык. Безгә андый кораблар кирәк. Вакыт нәкъ менә шундый класслы судноларга ихтыяҗ булганны күрсәтте. Бу кораблар сезгә дә кирәк һәм бу сезнең өчен зур горурлык. Без сезнең ышанычны аклап, техниканы ышанычлы файдаланырга һәм илебезнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тырышырбыз", - дип ассызыклады ул.

Яңа дәвер чик буе сак корабы – Россиянең яңа тарихында Россия Куркынычсызлык федераль хезмәте Чик буе хезмәтенең Яр буе сагы департаменты таләбе буенча төзеләчәк бу типтагы беренче кораб. Ул күпфункциональ, югары хәрби потенциалга ия һәм тулы масштаблы коткару операцияләрендә катнашырга сәләтле.

22100 нче проектлы чик буе сак корабының төп максаты —Россия Федерациясенең махсус икътисадый зонасын саклау.  Шулай ук суда коткару операцияләрендә катнашу планлаштырыла.

22100 нче проектлы чик буе сак корабына нигез салыну тактасын беркетү хокукы Дмитрий Рогозин һәм башка мәртәбәле кунакларга бирелде.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан сод, Дмитрий Рогозин 17 һәм 18 цехлар, док-камераларны карады. Аннары Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары "Зеленый Дол" кече ракета корабында булды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International