ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
2014 елның 16 –20 маенда Казанда “WorldSkills Russia-2014” II милли чемпионаты узачак. Профессиональ һөнәрчелек бәйгесендә Россиянең 50 регионнан 1000 артык 18–22 яшьлек эшче профессияләр вәкилләре катнашачак. Җиңүчеләр 2014 елның сентябрендә “WorldSkills International” Европа чемпионатына барачаклар.
WorldSkills International (WSI) – халыкара масштаблы хәрәкәт, аның төп максаты – эшче профессияләрне популярлаштыру, аларның дәрәҗәсен һәм дөнья күләмендә профессиональ әзерлек һәм квалификация стандартларын күтәрү.
WorldSkills International – яшьләрнең үзләренең профессиональ һөнәрләрен күрсәтә алырлык мәйданчык. Катнашучылар командасы “WorldSkills” милли командалар һәм экспертлардан формалаша.
Россия халыкара хәрәкәткә 2012 елның 17 маенда Көньяк Корееда “WSI” генераль ассамблеясында кушылды. “WSI” оешмасы хәзерге вакытта 68 илне үз эченә ала. Россиянең халыкара оешмасына керү вакытыннан алып, илнең 56 регион заявка бирде. Россия Федерациясенең 19 субъекты WorldSkills Russia оешмасына керде: Татарстан Республикасы, Хабаровск крае, Кемерово өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Чуашстан Республикасы, Тамбов өлкәсе, Ульян өлкәсе, Марий–Эл Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Көньк Осетия (Алания), Самара өлкәсе, Пенза өлкәсе, Мордовия Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Красноярск крае, Новосибирск өлкәсе, Ленинград өлкәсе.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 13 һәм 14 маенда Чаллының “Чаллы ипие сәүдә йорты”нда “Фреш һәм шәхси җитештерү” бәйсез челтәрләр союзы эшлекле форумы узды. Форумда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, халыкара экспертлар, Россиянең 24 регионнан, шул исәптән, Түбән Новгород, Тольятти, Иҗау, Иркутск, Уфа, Магнитогорск, Рязань, Великий Лук, Ангарск, Екатеринбург, Муром, Нальчик, Пенза һәм башка шәһәрләрдән 70 артык сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.
Форум барышында FRESH-категорияләре юнәлешләрен үстерү тенденцияләре белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алаштылар. Шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, аның шәхси җитештерүле продукцияне реализацияләү һәм эшләп чыгару күрсәткечләре үсешенә йогынтысы каралды. Форумда катнашучылар чыгымнарны кыскарту, “Сакчыл җитештерү” технологияләрен кертү ярдәмендә хезмәтне оптимизацияләү өлкәсендә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
2014 елның 14 маенда “Алабуга” МИЗ территориясендә "RMA Pipeline Equipment" Германия компаниясенең шарлы торбаүткәргеч арматура заводы эшли башлады. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Махсус икътисадый зона” ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков, “RMA” компаниясе хуҗасы Андреас Труттенбах катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа заводны заманча предприятие дип атады һәм "RMA" төркеменең Европа Берлегеннән читтә нәкъ менә Татарстанны сайлавын билгеләп үтте.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван белән очрашты. Очрашу барышында алдагы ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде. Ул кластерлы якын килү кысаларында республиканың сәнәгатен үстерү перспективалары һәм агымдагы мәсьәләләре (автомобиль төзелеше, нефть химиясе, энергетика, ИТ–кластеры) хакында җиткерде. Һиндстан ягын “Алабуга” МИЗ инфраструктурасы һәм күрсәтелә торган ташламалар белән таныштырды. Равил Зарипов Татарстан Республикасы территориясендәге индустриаль мәйданчыклар эшчәнлеге турында сөйләде.
2014 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясенең Бөтенкытай халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары У Дихай җитәкчелегендәге Кытайның Хунань провинциясе делегациясе белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Хунань провинциясе дәүләт органнары һәм эшлекле даирәләр җитәкчеләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә–сәнәгать палатасы, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре вәкилләре катнашты.
2014 елның 13 маенда Чаллыда «КИП «Мастер» ААҖ мәйданчыгында автомобиль йөзаклары җитештерүче «Кикерт Рус» ҖЧҖ яңа заводның тантаналы ачылышы узды. «Кикерт Рус» ҖЧҖ, «КИП Мастер» ААҖ резиденты буларак, Чаллы шәһәрендә үзенең эшчәнлеген 2013 елдан бирле алып бара. “ГАЗ” төркеме өчен продукция чыгара торган ике җитештерү линиясе гамәлгә кертелде. Форд–Солерс өчен йөзаклар җитештерү линиясе – әзерлек этабында.
КИП “Мастер” мәйданчыгында җитештерү линиясенең монтажлауын компания агымдагы елның мартында тәмамлады. Башлангыч этапта автомобиль йөзаклары җитештерүче завод 1500 кв.метр мәйданын биләп алачак, берничә елдан ул 5000 кв.метрга җитәчәк. Оешмада 70 эш урыны булдырылачак, ике–өч елдан бу сан 240 җитәчәк дип көтелә. Хезмәткәрләр Германиядә һәм Чехиядә “Kiekert” заводында белем алачаклар.

13
май, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2013 елда Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 2,3 мәртәбә артты.
Һиндстан Казан вертолет заводының төп заказ бирүчеләренең берсе, 2000-2012 елларда 160 гражданлык һәм хәрби-транспорт вертолетларын алдылар. Тагын 70 машинаны аларга әзерлиләр. Шулай ук Һиндстанда “КАМАЗ”ның җыю җитештерүе эшли, анда узган елда 150дән артык машина җыелган. Нефть химиясе өлкәсендә “ТАИФ” төркеме һәм “Reliance” компанияләр төркеме арасында хезмәттәшлек үсә.

12
май, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Калининград өлкәсенә эшче визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Калининград өлкәсе хакимияте арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыруның чаралар планына кул куелды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов куйдылар. Имзалау тантанасы Калиниград өлкәсе Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы делегациясенең Калиниград өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре белән булган киңәйтелгән очрашудан соң узды.

10
май, 2014 ел
шимбә
2014 елның 9 маенда Чаллының яңартылган “Ватан–ана” мемориаль комплексы янындагы мәйданда Җиңү Парады узды.
Тантаналы чараны башлап җибәрер алдыннан, шәһәр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре Хәтер вахтасында тордылар. 1 номерлы Постта Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил
Зарипов, шәһәр мэры Васил Шәйһрәзиев, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре торды.
2014 елның 8 маенда “А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы” ААҖ А217-1 проектының судносын суга төшерүгә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Архангельск өлкәсенең сәнәгать һәм төзелеш министры Андрей Шестаков, Горький исемендәге завод, “Ак Барс” ХК җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Зеленодольск муниципаль районы хакимияте вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International