“Алабуга” МИЗ территориясендә торбаүткәргеч арматура җитештерү буенча завод ачылды

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
2014 елның 14 маенда “Алабуга” МИЗ территориясендә "RMA Pipeline Equipment" Германия компаниясенең шарлы торбаүткәргеч арматура заводы эшли башлады. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Махсус икътисадый зона” ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков, “RMA” компаниясе хуҗасы Андреас Труттенбах катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа заводны заманча предприятие дип атады һәм "RMA" төркеменең Европа Берлегеннән читтә нәкъ менә Татарстанны сайлавын билгеләп үтте.
"RMA" компаниясе хуҗасы Андреас Труттенбах сөйләгәнчә, проектны гамәлгә ашыру өчен берничә урын каралган булган, әмма "Алабуга" МИЗ иң уңайлы шартлар тәкъдим иткән. Андреас Труттенбах Татарстан җитәкчелегенә һәм Рөстәм Миңнехановка предприятиене оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Яңа предприятиенең төп продукциясе - магистраль торбаүткәргечләре өчен шарлы краннар. Проект гамәлгә ашырылгач, бу продукция елына 11 мең тирәсе җитештереләчәк - бу "RMA "төркеменең иң эре заводы. Проектка игълан ителгән инвестицияләр күләме 1,7 млрд сум тәшкил итә, предприятиедә 645 эш урыны булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International