Казанда “WorldSkills Russia-2014” II милли чемпионаты узачак

2014 елның 16 мае, җомга
2014 елның 16 –20 маенда Казанда “WorldSkills Russia-2014” II милли чемпионаты узачак. Профессиональ һөнәрчелек бәйгесендә Россиянең 50 регионнан 1000 артык 18–22 яшьлек эшче профессияләр вәкилләре катнашачак. Җиңүчеләр 2014 елның сентябрендә “WorldSkills International” Европа чемпионатына барачаклар.
WorldSkills International (WSI) – халыкара масштаблы хәрәкәт, аның төп максаты – эшче профессияләрне популярлаштыру, аларның дәрәҗәсен һәм дөнья күләмендә профессиональ әзерлек һәм квалификация стандартларын күтәрү.
WorldSkills International – яшьләрнең үзләренең профессиональ һөнәрләрен күрсәтә алырлык мәйданчык. Катнашучылар командасы “WorldSkills” милли командалар һәм экспертлардан формалаша.
Россия халыкара хәрәкәткә 2012 елның 17 маенда Көньяк Корееда “WSI” генераль ассамблеясында кушылды. “WSI” оешмасы хәзерге вакытта 68 илне үз эченә ала. Россиянең халыкара оешмасына керү вакытыннан алып, илнең 56 регион заявка бирде. Россия Федерациясенең 19 субъекты WorldSkills Russia оешмасына керде: Татарстан Республикасы, Хабаровск крае, Кемерово өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Чуашстан Республикасы, Тамбов өлкәсе, Ульян өлкәсе, Марий–Эл Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Көньк Осетия (Алания), Самара өлкәсе, Пенза өлкәсе, Мордовия Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Красноярск крае, Новосибирск өлкәсе, Ленинград өлкәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International