Калининградта Татарстан белән Калининград өлкәсе арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыруның чаралар планы имзаланды
2014 елның 12 мае, дүшәмбе
2014 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Калининград өлкәсенә эшче визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Калининград өлкәсе хакимияте арасында хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыруның чаралар планына кул куелды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов куйдылар. Имзалау тантанасы Калиниград өлкәсе Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы делегациясенең Калиниград өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре белән булган киңәйтелгән очрашудан соң узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар катнашты. Очрашу барышында яклар Татарстан белән Калининград өлкәсе арасындагы сәүдә–икътисадый мөнәсәбәтләр тотрыклы дигән фикер белдерделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүгенге төп бурычыбыз – эшлекле һәм икътисадый элемтәләрне киңәйтү.
Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы презентаңциясе белән Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Республика икътисадының төп үсеш юнәлешләре арасында ул химия, нефть химиясе, нефть чыгару, машина төзелеше, энергетика, авыл хуҗалыгы, IT –кластер һәм башка өлкәләрне атады.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов регионнар арасындагы сәүдә–икътисадый үсеше торышын һәм перспективаларын атады.
Татарстан Республикасы белән Калиниград өлкәсе арасында 2012 елда регионара сәүдә әйләнеше 944,5 млн. сум тәшкил итте. Калининград өлкәсенә Татарстан Республикасының «КАМАЗ» ААҖ, «Алнас» ААҖ, «КОМЗ» ААҖ, «Электроприбор» Казан заводы» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ, «Л.Я.Карпов исем. химия заводы» ААҖ һәм башка предприятиеләр үз продукциясен җиткерәләр.
Равил Зарипов сүзләренә караганда, Калининград өлкәсе белән хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләре итеп, машина төзелеше продукциясен китертүне киңәйтү, Калининград өлкәсе портларында нефть продуктларын тотып тору өчен терминаллар файдалану, Татарстан Республикасының җиңел һәм азык–төлек сәнәгате продукциясен китертүне оештыру, энергияне саклау технологияләрен кертү өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашу, дару препаратларын һәм медицина эшләнмәләрен китертүне киңәйтү, Калининград өлкәсе балык сәнәгате компанияләренең балык продукциясен Татарстан Республикасына китертүне оештыруны атады.
Икътисад торышы турында Калининград өлкәсенең икътисад министры Анастасия Кузнецова кыскача мәгълүматлар китерде. Анастасия Кузнецова сүзләренчә, өлкә үсешенең төп юнәлешләре - сәнәгать, туризм, агросәнәгать комплексы, шулай ук ИТ-кластер.
Очрашу барышында Татарстан делегациясенә Калининградта яңа стадионны төзү проекты тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе визиты кысаларында 1200 гвардеец истәлегенә багышланган Мемориалга чәчәкләр куйдылар, татар җәмәгатьчелеге белән очраштылар, кайбер туристик инфрастуктура объекталарын карадылар.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы белән Калиниград өлкәсе хакимияте арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турындагы Килешү 2003 елның маенда имзаланды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.