2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә “2013–2016 елларда Татарстан Республикасында машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” максатчан программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыклары вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклаучы технологияләр үзәге, Идел буе сыйфат үзәге җитәкчелеренең вәкилләре катнашты.
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында үткәрелгән брифингта катнашты. Брифинг Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты йомгакларына багышланган иде.
Төркмәнстан "Алабуга" махсус икътисадый зонасында текстиль продукциясен эшләүне һәм җитештерүне тәкъдим итә. Апрель ае ахырында эш визиты белән Төркмәнстанга барган Татарстан Республикасы делегациясенә әлеге тәкъдим белән илнең тышкы эшләр министры Рәшит Мередов мөрәҗәгать итте. Татарстан тәкъдимне кабул итте. Делегация визиты йомгакларына багышланган брифингта бу турыда Р. Зарипов сөйләде.
2014 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга визиты йомгакларына багышланган брифинг узачак.
2014 елның 26–27 апрелендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга булып узган визиты турында массакүләм магълүмат чаралары вәкилләренә мәгълүматны Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җиткерәчәк.
2014 елның 3 маенда Татарстан Республикасы делегациясенең Гыйракка визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Гыйрак Көрдстанының эшлекле даирәләре белән булган очрашуда Россия Федерациясенең Эрбильдәге Генераль консулы Валерий Поспелов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казан вертолет заводы” ААҖ маркетинг һәм товар сату буенча директоры Валерий Пашко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, визит максаты - регионнар арасында икътисадый, мәдәни, мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү. Президент Татарстанның икътисадый үсеше һәм республиканың эре предприятиеләре турында җиткерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Көрдстан белән Татарстан Республикасы арасында машина төзелеше, нефть химиясе, төзелеш, шулай ук мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендәге хезмәттәшлек итү өчен киң мөмкинлекләр бар.