Татарстан Республикасы Премьер– министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов химия һәм нефть химиясе сәнәгате ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:
Хөрмәтле химия тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Чын күңелдән республиканың химия һәм нефть химиясе тармагы предприятиеләре ветераннарын һәм хезмәт коллективларын һөнәри бәйрәмнәре – Химик көне белән тәбрик итәм!
Республикабыз өчен нефть химиясе комплексының әһәмияте зур. Аның җитештерү һәм кадрлар потенциалы – Татарстанның гына түгел, бөтен Россия Федерациясе нефть химиясе комплексының горурылыгы.2014 елның 21 маенда Казан вертолет заводында бөтенроссия һөнәри осталык буенча тармак бәйгесе катнашучыларын каршы алды.
Кисү белән металлны эшкәртү буенча инженер–технологлар арасында һөнәри осталык буенча бөтенроссия тармак бәйгесе “КВЗ” ААҖ базасында төп инженерлык белгечлекләренең абруен үстерү, җитештерүчәнлекне технологик яктан тәэмин итүдә алдынгы тәҗрибәләр куллану һәм алар белән уртаклашу һәм инженерлар–технологларның туктаусыз һөнәри осталыкларын үстерүдә ярдәм итү максаты белән оештырылды.
2014 елның 22 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов җитәкчелегендәге делегация XVIII Петербург халыкара икътисадый форумы эшендә катнашачак. Делегация составында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов да бар.
Форумда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да катнашачак.
XVIII Петербург халыкара икътисадый форумының темасы:”Үзгәрешләр чорында ышанычны ныгыту”.
Форум эшендә 62 дәүләттән 100дән артык рәсми делегация, 450 әйдәп баручы россия компанияләре һәм 150 дөньякүләм компания вәкилләре катнашуы да көтелә.
2014 елның 21 маенда Ачык Акционерлык Җәмгыяте “Яшел Үзән Горький
исемендәге завод”ында 22100 проектлы “Океан”исемле баш чик буен саклау кораблен суга төшерү вакыйгасы булып узды. Бу тантаналы чарада Россиянең Федераль Куркынычсызлык Хезмәте Чик буе хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомствалары вәкилләре, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчеләре, ААҖ“Ак Барс” Холдинг компаниясе дә катнашты.
Чик буен саклау “Океан”корабле яңа буын проекты корабле. Проектны Санкт-Петербург шәһәренең “ЦМКБ «Алмаз» Ачык Акционерлык Җәмгыяте эшләп чыгарган. Россия тарихында бу проект диңгез чик буе таләпләренә тулысынча туры килгән беренче мондый төр корабль.
2014 елның 20 маенда WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, республика министрлыклары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында гомуми командалар зачетында беренче урынны яулады. Икенче урында-Мәскәү, өченче урында-Свердловск өлкәсе.