2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанда социаль әһәмияткә ия булган икмәк бәһасен нигезсез арттыруны булдырмау турында Меморандум имзаланды.
Эшкуарларның хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, узган ел ахырында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Совет оештырылган иде, аның эше проект төркемнәр форматында үткәрелә. Социаль икмәк ризыкларына бәя кую кагыйдәләрен әзерләү өчен "Күмәч-кондитер комбинаты" җитәкчелеге инициативасы белән 2016 ел башында проект төркеме төзелгән иде, аның составына дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, икмәк заводлары һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре керде.
2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Чехия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Владимир Ремек белән очрашуларында катнашты.
Яклар россия-чехия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов, агымдагы елның апрель аенда Чехия Республикасының Прага һәм Брно шәһәрләрендә булып узган Татарстан Республикасы делегациясенең визитын оештыруда ярдәмнәре өчен Россиядәге Чехия илчелегенә һәм Владимир Ремекка рәхмәтен белдерде.
2016 елның 27 апрелендә Татарстан делегациясе Ульяновск өлкәсенә энергосерсвис контрактларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу сораулары белән килделәр.
Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре Үзәге, Казан энергосервис Үзәге, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Чистай шәһәре Башкарма комитетлары һәм башка оешма вәкилләре керде.
Эш сәфәре кысаларында киңәшмә булып узды, анда энергосервис контрактларын тормышка ашыруда норматив якатан һәм оештыру ягыннан тәэмин итү, энергосервис эшчәнлеген стимуллаштыру механизмнары, энергосервис хезмәтләре буенча финанс чараларны планлаштыру һәм сатып алулар процедурасы, башка мәсьәләләр каралды.
Ульяновск өлкәсе ягыннан киңәшмәдә Ульяновск өлкәсе сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь комплекс һәм транспорт министрлыгы, Ульяновск өлкәсе финанс министрлыгы, “Ульяновск өлкәсенең энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм энергия саклау буенча Төбәк агентлыгы”, Ульяновск өлкәсе икътисади үсеш министрлыгы, "Ульяновскэнерго" ААҖ, "Энергопрофит" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
2016 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов XVI Россия венчур ярминкәсе һәм XI Казан венчур ярминкәсе пленар утырышында катнашты.
Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: Әлеге аралашу формасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Ел саен Россия һәм Казан венчур ярминкәләре тәҗрибә уртаклашу һәм бер төркем сораулар хакында фикер алышу өчен күп санлы россия һәм чит ил катнашучыларын җыя, дип билгеләп үтте.
2016 елның 27 апрелендә Горький исемендәге Яшел Үзән заводында Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен әзерләнгән "Гепард-3.9" фрегатын суга төшерү тантанасы узды. Бу әлеге төр корабльләрне төзү турындагы икенче килешүдән беренче фрегат.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, "Рособоронэкспорт" АҖ Хәрби-Диңгез Флоты департаментының беренче идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Стружанов, Вьетнам халык армиясе Генераль штабы җитәкчесе урынбасары Фам Нгок Минь.
"Күп дистә еллар безнең өчен тугандаш булган Вьетнам Социалистик Республикасы кораллы көчләре алдында йөкләмәне үз вакытында һәм тиешле сыйфат белән үтәлгән", – дип мөрәҗәгать итте завод хезмәткәрләренә Илдар Халиков. ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, Россия һәм Вьетнамны хезмәттәшлек, бердәм стратегик позицияләр бәйли.
2016 елның 27 XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләрен ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясенең Башкарма директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян һәм башкалар катнаштылар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрне оештыручыларга, "безнең илдә венчур хәрәкәтенең башында торучыларга" рәхмәтен җиткерде. Аерым рәхмәт сүзләрен ТР Президенты чит ил партнерларына белдерде. "Барыгызга да нәтиҗәле эш", – дип ул.
2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Ирландия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДэйд белән очрашуларында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Эдриан МакДэйдны Россия Федерациясендә Ирландия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе вазифасына билгеләнүе белән котлады.
2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең ирландиягә визиты оештырылды. Узган ел безнең Ирландиягә булган визит сәяси һәм икътисади кыенлыкларга карамастан, безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив рәвештә төзелүен, иң мөһиме – төбәкләр дәрәҗәсендә үзара хәрәкәт итү эшлекле хезмәттәшлекнең тизләткече булырга мөмкин икәнлеген күрсәтте, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Ирландия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДэйд килде.
"Казан" Халыкара аэропортында Ирландия Илчесен ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршылады.
Татарстанда визит программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ирландия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДэйд әфәнде белән очрашулары планлаштырыла.
Россиядәге Ирландия Илчесе XVI Россия венчур ярминкәсе һәм XI Казан венчур ярминкәсе эшендә катнашачак.
2016 елның 26-28 апрель көннәрендә Татарстан делегациясенең Финляндиядә (Хельсинки һәм Тампере шәһәрләрендә) эш сәфәре уза.
Сәфәрнең төп максаты - Россия-Финляндия Хөкүмәтара комиссиясенең икътисадый хезмәттәшлек буенча составында булган Татарстан Республикасы һәм Финляндия арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлеген үстерү буенча Уртак Эшче төркемнең XIII утырышын үткәрү.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы, Татарстан Республикасы инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчелеге вәкилләре, Татарстанның әйдәп баручы предприятие вәкилләре бар.
Эш сәфәре программасы кысаларында Эшче төркем утырышын үткәрү, Россиянең Финляндиядә Сәүдә вәкиллеге җитәкчелеге, Финляндиянең халыкны эш белән тәэмин итү һәм икътисадый үсеш министрлыгы, Фин-Россия сәүдә палатасы, Тампере регионының TREDEA икътисадый үсеш Агентлыгы, Хельсинки һәм Тампере шәһәрләренең күргәзмә оешмалары белән очрашулар планлаштырыла, Тампере регионының предприятияләрендә булу күздә тотыла.
2016 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Татарстан Республикасының иң яхшы товары һәм хезмәт күрсәтү" республика конкурсын оештыру һәм үткәрүне камилләштерү, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе уздырды.
Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Идел буе сыйфат үзәге, "Татарстан" Стандартизация, метрология һәм сынаулар үзәге дәүләт федераль бюджет учреждениясе хезмәткәрләре катнашты.