Финляндия һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак Эшче төркем утырышы

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

2016 елның 26-28 апрель көннәрендә Татарстан делегациясенең Финляндиядә (Хельсинки һәм Тампере шәһәрләрендә) эш сәфәре уза.

Сәфәрнең төп максаты - Россия-Финляндия Хөкүмәтара комиссиясенең икътисадый хезмәттәшлек буенча составында булган Татарстан Республикасы һәм Финляндия арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлеген үстерү буенча Уртак Эшче төркемнең XIII утырышын үткәрү.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы, Татарстан Республикасы инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчелеге вәкилләре, Татарстанның әйдәп баручы предприятие вәкилләре бар.

Эш сәфәре программасы кысаларында Эшче төркем утырышын үткәрү, Россиянең Финляндиядә Сәүдә вәкиллеге җитәкчелеге, Финляндиянең халыкны эш белән тәэмин итү һәм икътисадый үсеш министрлыгы, Фин-Россия сәүдә палатасы, Тампере регионының TREDEA икътисадый үсеш Агентлыгы, Хельсинки һәм Тампере шәһәрләренең күргәзмә оешмалары белән очрашулар планлаштырыла, Тампере регионының предприятияләрендә булу күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International