Яшел Үзәндә "Гепард-3.9" фрегатын суга төшерү тантанасы узды

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

2016 елның 27 апрелендә Горький исемендәге Яшел Үзән заводында Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен әзерләнгән "Гепард-3.9" фрегатын суга төшерү тантанасы узды. Бу әлеге төр корабльләрне төзү турындагы икенче килешүдән беренче фрегат.  

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, "Рособоронэкспорт" АҖ Хәрби-Диңгез Флоты департаментының беренче идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Стружанов, Вьетнам халык армиясе Генераль штабы җитәкчесе урынбасары Фам Нгок Минь.

"Күп дистә еллар безнең өчен тугандаш булган Вьетнам Социалистик Республикасы кораллы көчләре алдында йөкләмәне үз вакытында һәм тиешле сыйфат белән үтәлгән", – дип мөрәҗәгать итте завод хезмәткәрләренә Илдар Халиков. ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, Россия һәм Вьетнамны хезмәттәшлек, бердәм стратегик позицияләр бәйли.

Вьетнам халык армиясе Генераль штабы җитәкчесе урынбасары Фам Нгок Минь  билгеләп үткәнчә, Яшел Үзән заводында төзелгән "Гепард" беренче ике фрегаты даими кораллануда һәм үзләрен яхшы яктан күрсәтә. "Аларда безнең диңгезчеләр диңгезгә чыгалар, диңгез территориясен яклыйлар", – диде.

Вьетнам Социалистик Республикасы хәрби-диңгез көчләре өчен халыкара хәрби-техник хезмәттәшлек кысаларында төзелгән икенче фрегат пары беренчеләреннән көймәгә каршы кораллану белән җиһазландырылган.

Фрегатлар пары төзелеше турындагы беренче килешү 2006 елда имзаланган. Яшел Үзән заводы төзелешнең барлык этапларын да уңышлы башкарып чыкты һәм 2011 елның мартында Камрань хәрби-диңгез базасында беренче фрегатта Вьетнам дәүләт флагы күтәрелгән, аңа Вьетнамның беренче императоры  «Dinh Tieb Hoang» исеме бирелгән, шул ук елның август аенда икенче фрегатта дәүләт флагын күтәрү тантанасы булып узган, аның исеме «Lee Thay To» императоры истәлегенә багышланган.      

2012 елның октябрендә фрегатларның икенче парын төзү турындагы Хөкүмәтара килешү имзаланган. "Рособоронэкспорт" ААҖ һәм Горький исемендәге Яшел Үзән заводы арасындагы дәүләт контракты 2013 елның февралендә имзаланган һәм сентябрьдә "Гепард-3.9" фрегаты икенче парын тантаналы салуы булып узды.

Фрегат "Яшел Үзән проект-конструктор бюросы" АҖ тарафыннан проектланган һәм һава, су асты һәм су өсте дошманы белән, су асты һәм су өсте хәлен яктырту, актив һәм пассив киртәләр кую, мина киртәләре кую, конфликт ситуацияләрдә конвойларны саклау һәм күзәтү, дәүләт чикләрендә һәм икътисади зоналарда патруль тору һәм саклау.

Якынча 2 мең тонна сукуышлы "Гепард-3.9" заманча ракета-артиллерия, авиация, көймәгә каршы һәм радиотехник коралландыру, шулай ук, мина һәм диверсиягә каршы корал, эчке һәм тышкы корабель элемтәсе чаралары, трансляция, күзле күзәтү һәм авазлы элемтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International