2016 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов XVI Россия венчур ярминкәсе һәм XI Казан венчур ярминкәсе пленар утырышында катнашты.
Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: Әлеге аралашу формасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Ел саен Россия һәм Казан венчур ярминкәләре тәҗрибә уртаклашу һәм бер төркем сораулар хакында фикер алышу өчен күп санлы россия һәм чит ил катнашучыларын җыя, дип билгеләп үтте.
“Без конкурент сәләтле булырга һәм яхшы якка үзгәрергә телибез. Соңгы 10-11 ел эчендә без озын юл үттек. Бүген XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре кысаларында оештырылган күргәзмә барышында бик кызыклы проектлар тәкъдим ителгән иде. Алар барысы да тәфсилләп өйрәнеләчәк, мин үземнең коллегаларыма һәм министрларга тиешле йөкләмәләрне бирдем. Бәлки бу проектларның барысы да куллану сыйфатларына ия түгелдер, тик кешеләр хезмәт итәләр. Безгә үз чиратыбызда базарны азрак хәрәкәтләндерергә һәм булган барлык резервларны кулланырга кирәк, югары уку йортларын да онытмау мөһим”,- дип саный ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан булган инфраструктурасын мөмкин кадәр кулланырга тиеш. Бүгенге көндә безнең республика Россиядә берничә күрсәткеч буенча лидер булып тора, тик моның белән генә тукталырга кирәкмәс, дип ышана Президент. “Безнең эшлиселәр күп әле. Кичә без Ирландия хезмәттәшләребез белән очраштык. Безнең республикаларның территорияләре бертөрле, тик күләме һәм җитештерү нәтиҗәлелеге, экспорт өлеше бөтенләй икенче. Алар булдырганны, нишләп без булдыра алмыйбыз? Бу безнең өчен үзенчәлекле сигнал булып тора”,- диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты европа коллегалары дәрәҗәсенә җитү бик тә мөмкин, дип саный. Бүген Татарстанда россия әйдәп баручы “Алабуга” махсус икътисади зонасы эшләп килә, ә узган ел россия масштабындагы Ит-үзәк –Казан шәһәр-спутнигының беренче чираты һәм “Иннополис” махсус икътисади зонасы ачылган иде. “Бу бик зур эш. Болар барысы да эшләп китсен һәм нәтиҗәләр китерсен өчен бик күп хезмәт итәргә кирәк”,- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан, Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга рәхмәтен белдерде. "Бүген Россия һәм Казан венчур ярминкәләре мәйданы халыкара югары сыйфатлы дәрәҗәгә җиткерелде. Бу безнең һичшиксез әйбәт килеп чыгарга тиеш", - дип нәтиҗә ясады Татарстан Президенты.
(ТР Президентының Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)