2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанда социаль әһәмияткә ия булган икмәк бәһасен нигезсез арттыруны булдырмау турында Меморандум имзаланды.
Эшкуарларның хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, узган ел ахырында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Совет оештырылган иде, аның эше проект төркемнәр форматында үткәрелә. Социаль икмәк ризыкларына бәя кую кагыйдәләрен әзерләү өчен "Күмәч-кондитер комбинаты" җитәкчелеге инициативасы белән 2016 ел башында проект төркеме төзелгән иде, аның составына дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, икмәк заводлары һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре керде.
Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, "бергәләп эшләү нәтиҗәсендә проект төркеме тарафыннан базарда катнашучыларның спекулятив кәефләрен булдырмауга юнәлдерелгән, халыкны икмәк белән тәэмин итүдә социаль җаваплылык ярдәме өчен тәкъдимнәр әзерләнде. Эшнең мөһим этабы булып бүген социаль әһәмияткә ия булган икмәк бәһасен нигезсез арттыруны булдырмау турында Меморандум имзалану тора”.
Алберт Кәримов икмәк заводы вәкилләренә ("Күмәч-кондитер комбинаты" ААҖ, Татарстан республикасының икмәк җитештерүчеләр Союзы) һәм сәүдә челтәрләренең (Х5 Ритейл Групп, "Оптовик" ҖЧҖ) проект төркеме эшендә актив катнашканнары, беренчеләрдән булып Меморандумны имзаларга ниятләре булу һәм башка предприятиеләр өчен үрнәк булуларына рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Эшкуарларның хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов барында документны Булат Котдусов (("Күмәч-кондитер комбинаты" ААҖ генераль директоры) һәм Илдар Никифоров (Татарстан республикасының икмәк җитештерүчеләр Союзы Идарәсе Рәисе) һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре – Эмиль Бәһиров ("Пятерочка" Х5 Retail Group федераль сәүдә челтәрләре “Идел буе” дивизионы Директоры) һәм Вадим Махеев ("Оптовик" ҖЧҖ генераль директоры, "Эссен” кибетләр челтәре) имзаладылар.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов ассызыклап үткәнчә, "агымдагы икътисадый вазгыять шартларында төп бурыч - социаль әһәмияткә ия булган икмәккә нигезсез бәяләр артуга юл куймаска, мөмкин кадәр сәүдә челтәрләрен һәм җитештерүчеләр әйләнәсен киңәйтергә, Меморандумга кушылу турында резолюциясенә кул куеп, аның нигезләмәләрен намус белән башкарачакларына ышанырга кирәк".
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/28/501671/