2016 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Татарстан Республикасының иң яхшы товары һәм хезмәт күрсәтү" республика конкурсын оештыру һәм үткәрүне камилләштерү, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе уздырды.
Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Идел буе сыйфат үзәге, "Татарстан" Стандартизация, метрология һәм сынаулар үзәге дәүләт федераль бюджет учреждениясе хезмәткәрләре катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта "Татарстан Республикасының иң яхшы товары һәм хезмәт күрсәтү" конкурсын оештыру комитеты республиканың предприятие, оешмалары, учрежденияләреннән конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итә, конкурска тәкъдим ителәчәк продукция һәм хезмәтне бәяләү өчен конкурсның эксперт комиссиясен формалаштыру буенча эшләр алып бара. Эксперт комиссия составына министрлык, ведомство, контрольдә тотучы органнар, һөнәри Ассоциация экспертлары һәм белгечләре керәчәк.
2016 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу республика конкурсында катнашуда теләкләрен белдереп 64 оешмадан, шуларның 6 Татарстаннан читтә урнашкан оешмадан килгән.
Предприятие һәм оешмалар белгечләрен әзерләү һәм яңадан укыту кысаларында конкурста катнашучылар өчен "Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу конкурсы критерияләре нигезендә оешма эшчәнлегенең үзбәяләве" темасына "Эшлекле камилләшү" һәм "Җитештерү системалары" номинацияләре буенча семинарлар үткәрелде.
Киңәшмә барышында катнашучылар тарафыннан республиканың конкурент сәләтле продукциясен эчке һәм тышкы базарларда сатуга юнәлдерелгән республика конкурсларын оештыру һәм үткәрүне камилләштерү буенча кертелгән тәкъдимнәр кабул ителде.