Татарстан һәм Ирландия Республикасы арасында хезмәттәшлек үсә

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Ирландия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДэйд белән очрашуларында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Эдриан МакДэйдны Россия Федерациясендә Ирландия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе вазифасына билгеләнүе белән котлады.

2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең ирландиягә визиты оештырылды. Узган ел безнең Ирландиягә булган визит сәяси һәм икътисади кыенлыкларга карамастан, безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив рәвештә төзелүен, иң мөһиме – төбәкләр дәрәҗәсендә үзара хәрәкәт итү эшлекле хезмәттәшлекнең тизләткече булырга мөмкин икәнлеген күрсәтте, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов ирландия хезмәттәшләребезгә 27 апрельдә үз эшләрен башлаячак XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләренә кызыксынуларын белдерүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Без Ирландия һәм Татарстанның бизнес вәкилләре, предприятиеләр һәм компанияләр арасында ачык диалог алып баруны югары бәялибез, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ирландия белгечләренә инновацион компанияләр өчен акселерация программасында катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. Ирландия белгечләре белән туплану, Татарстанның инновация һәм инновацион экосистемасын үстерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү безнең стартапларның киң базарга чыгу процессын тизләтү мөмкинлеге булачак, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ирландия дөньяда бизнес алып бару өчен иң яхшы илләрнең берсе дип танылды,  чит ил инвестицияләре җәлеп итү өчен дә дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов. Һәм без сезнең белгечләрдән өйрәнергә, сезнең тәҗрибәне үз эшебездә кулланырга телибез, диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Ирландия һәм Татарстан арасындагы  хезмәттәшлек югары технологияләр, инновацияләр, мәгълүматлаштыру, электроника, фармацевтика, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләрдә ике якка да файдалы булырга мөмкин.

Үз чиратында, Россиядә Ирландия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДэйд Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә иң җитди мәгънә бирүен әйтеп үтте. Ул билгеләп үткәнчә, Казанга XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләрендә катнашу һәм төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен ирландия делегациясе килде.

Бүген Ирландия икътисады ышанычлы үсешне күрсәтә, башка күп кенә европа илләренә караганда безнең күрсәткечләр югарырак, шул исәптән экспорт та, - дип белдерде Эдриан МакДэйд.

Венчур ярминкәләрендә катнашуга килгәндә, МакДэйд әфәнде сүзләренчә, әлеге юнәлешнең үсеше башка илләрдә, шул исәптән, Россиядә дә ничек баруын белү мөһим, чагыштыру мөмкинлеге булсын өчен тәкъдим ителгән проектларны өйрәнергә кирәк.

МакДэйд әфәнде инвестиция-венчур компанияләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләрендә үз ягыннан ярдәм күрсәтергә тырышачагын ышандырды. "Без сезнең белән уртак проектлардан күпне көтәбез, - диде ул. – Без яңа идеяләргә ачые һәм мин Татарстанның да ачыклыгын күрәм.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International