XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләрен тантаналы ачу

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

2016 елның 27 XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләрен ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясенең Башкарма директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян һәм башкалар катнаштылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрне оештыручыларга, "безнең илдә венчур хәрәкәтенең башында торучыларга" рәхмәтен җиткерде. Аерым рәхмәт сүзләрен ТР Президенты чит ил партнерларына белдерде. "Барыгызга да нәтиҗәле эш", – дип ул.

Ачылу тантанасыннан соң кунаклар ярминкәнең экспозициясе белән, анда Татарстан инновацияләренең ярдәм итү инфраструктурасы тәкъдим ителгән. 55 инновацион компанияләр үз эшләрен тәкъдир итәләр. Аларның иң перспектив дип табылганнары, быел узачак халыкара акселерация программасына үтәчәк.

Акселерация программасында һәм ярминкәдә катнашу өчен Россиянең 37  шәһәреннән һәм 15 илдән стартаплардан 378 заявка керде. Ярминкәдә Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Самара, Калининград һәм башка шәһәрләрдән, шулай ук Баку (Әзербайҗан) компанияләре катнаша. Индустриаль, нефтьгаз, медицина, биотехнологик, IT-проектлар, шулай ук, яңа материаллар белән шөгыльләнүче стартаплар тәкъдим ителгән.

("Татар-Информ" МА мәгълүматлары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International