2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Чехия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Владимир Ремек белән очрашуларында катнашты.
Яклар россия-чехия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов, агымдагы елның апрель аенда Чехия Республикасының Прага һәм Брно шәһәрләрендә булып узган Татарстан Республикасы делегациясенең визитын оештыруда ярдәмнәре өчен Россиядәге Чехия илчелегенә һәм Владимир Ремекка рәхмәтен белдерде.
Чехия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Владимир Ремек Казанга “Казан-Прага-Казан” маршруты буенча турыдан-туры авиаюлларын ачу чарасында катнашу өчен килде. Рейсларны чех милли авиа ташучысы - Czech Airlines компаниясе гамәлгә ашыра, беренче рейс бүген төнлә очты.
Владимир Ремек билгеләп үткәнчә, Казан һәм Прага арасында турыдан-туры рейслар ачу туристлар агымы үсешенә ярдәм итәчәк, эшлекле хезмәттәшлекнең активлыгын күтәрәчәк. Илче әфәнде, шулай ук искә төшергәнчә, бу аның Казанга икенче визиты (элек ул Татарстанда Казанда 2014 елның ноябрендә, Чехия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек визиты кысаларында булды).