ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 25 апрелендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россиядә Латвия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Астра Курме җитәкчелегендәге Латвия делегациясе белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан һәм Латвия арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сүз барды.

ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасының Латвия белән ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең үсүендә кызыксыну барлыгын җиткерде. Ул ике яклы хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләрен тасвирлады - нефть химиясе, куллану товарларын җитештерү, транспорт, логистика, туризм өлкәләрен атады. 

2016 елның 25 апрелендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Вера Щербина белән очрашуында катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашу барышында дәүләт идарә итү системасы өлешендә үзара хәрәкәт итү мәсьәләләре, башка юнәлешләр хакындагы сораулар һәм Татарстанның гамәли максатлары тәҗрибәсен куллану хакында фикер алыштылар.   

Исегезгә төшерик, Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Вера Щербина башлыгындагы Сахалин өлкәсе делегациясе Казанга 24 апрельдә килде. Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршы алды.

Татарстандагы визиты программасы кысаларында Сахалин өлкәсе делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасының берничә министрлыгы һәм ведомстволарында, КФУ, “Химград” Технополисында, Региональ медицина фәне Үзәгендә, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопарк, "Алабуга"  махсус икътисади зонасын күрәчәкләр, "Казан" Агросәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышачаклар. 

2016 елның 25 апрелендә ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядә Латвия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Астра Курме җитәкчелегендәге Латвиянең рәсми делегациясе белән очрашуында катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, дөньяда кайбер сәяси кризис күренешләргә карамый, Татарстан һәм Латвия арасында бизнес-элемтәләрне үстерү һәм саклау мөһим, диде. Без россия-латвия мөнәсәбәтләре кысаларында үзебезнең элемтәләрне киңәйтергә әзер һәм ике якка да файдалы булган хезмәттәшлеккә ачык, дип ассызыклады ТР Президенты.

2016 елның 25 апрелендә Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасы Оборона министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “М.Горький исемендәге  Яшел Үзән заводы” җитәкчелеге катнашты.

Илдар Халиков кунакларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. “Без Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынабыз. Бу визит безнең үзара мөнәсәбәтләрне ныгытыр дип ышанам”,- диде ул.

2016 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасына Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Вера Щербина башлыгында Сахалин өлкәсе делегациясе килде.

"Казан" Халыкара аэропортында Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршылады.

Татарстанда визит программасы кысаларында Сахалин өлкәсе делегациясенең  Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашулары планлаштырыла.

Делегация Татарстан Республикасының берничә министрлыгы һәм ведомстволарында, КФУ, “Химград” Технополисында, Региональ медицина фәне Үзәгендә, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопарк, "Алабуга"  махсус икътисади зонасында, "Казан" Агросәнәгать паркында булачаклар.

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган http://www.tatar-inform.ru/news/2016/04/25/501089/


23
апрель, 2016 ел
шимбә

2016 елның 23 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов башлыгында актив рәвештә гомумшәһәр өмәсендә катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре катнаштылар территорияне төзекләндерүдә һәм агач утыртуда өлешләрен керттеләр.

2016 елның 22 апрелендә Зәйдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә “Казан дәүләт энергетика университеты” фән-мәгариф кластеры Координация советының күчмә утырышы  булып узды.

Утырыш барышында Казан дәүләт энергетика университеты фән-мәгариф кластеры белән Siemens компаниясенең үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, 2016-2018 елларга Түбән Кама политехника көллиятенең үсү программасы расланды. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы энергетика кластерында WorldSkills стандартларын куллану сорауларын, шулай ук, "Татэнерго" оешмасына  85 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында булачак  чараларн хакында фикер алыштылар. 


22
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 22 апрелендә Яр Чаллының "Мастер" Кама индустриаль паркы (КИП) территориясендә суыткычлар өчен җиһазлар җитештерүче "Хайер" заводын ачу тантанасы булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Хайер" Корпорациясе президенты Лян Хайшань, Яр Чаллы мэры Наил Мәгъдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнаштылар.

Үзенең сәламләү сүзендә Михаил Бабич, Татарстан Россия регионнары арасында әйдәп баручы субъектларның берсе, инвестиция җәлеп итү, сәнәгатьне үстерү буенча лидер булып тора, дип билгеләде.

2016 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Torrey Pines Investment (АКШ) венчур компаниясенең идарәче партнеры Николай Савчук белән очрашуында катнашты.

Очрашу барышында яклар фармацевтика һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикерләштеләр. Мәсәлән, америка венчур компаниясе "Татхимфармпрепараты" ААҖ белән хезмәттәшлек итүгә кызыксыну күрсәтте. Киләчәктә Torrey Pines Investment компаниясе татарстан мәйданында төрле инновацион дару чараларын уртак җитештерүне оештырырга ниятли.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 21 апрелендә "Санлы технологияләр Үзәге" АҖ Прототиплаштыру Үзәгенә (Казан шәһәре) Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озатып йөрделәр.

Илдар Халиков һәм аны озатып йөрүчеләр "Санлы технологияләр Үзәге" АҖ җитештерү мәйданчыкларын карадылар.

Предприятиедә прототиплаштыру һәм әйберләрне коеп эшләү, кою технологияләрен эшләү һәм инжиниринг үткәрү башкарыла. Бүген үзәкнең төп клиентлары - автомобиль төзелеше тармагында, двигатель төзелеше һәм самолетлар төзелеше тармакларында эшләүче кече һәм урта предприятиеләр.

Кунакларга 3D модельләре буенча комлы кою формалары эшләү өчен каралган 3D - сәнәгать принтеры эшен күрсәттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International