Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе вәкилләре энергосерсвис контрактларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 апрелендә Татарстан делегациясе Ульяновск өлкәсенә энергосерсвис контрактларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу сораулары белән килделәр.

Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы,  Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре Үзәге, Казан энергосервис Үзәге, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Чистай шәһәре Башкарма комитетлары һәм башка оешма вәкилләре керде.

Эш сәфәре кысаларында киңәшмә булып узды, анда энергосервис контрактларын тормышка ашыруда норматив якатан һәм оештыру ягыннан тәэмин итү, энергосервис эшчәнлеген  стимуллаштыру механизмнары, энергосервис хезмәтләре буенча финанс  чараларны планлаштыру һәм сатып алулар процедурасы, башка мәсьәләләр каралды.

Ульяновск өлкәсе ягыннан киңәшмәдә Ульяновск өлкәсе сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь комплекс һәм транспорт министрлыгы, Ульяновск өлкәсе финанс министрлыгы, “Ульяновск өлкәсенең энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм  энергия саклау буенча Төбәк агентлыгы”, Ульяновск өлкәсе икътисади үсеш министрлыгы, "Ульяновскэнерго" ААҖ, "Энергопрофит" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы делегациясе Ульяновск өлкәсенә визиты кысаларында "Заволжье" сәнәгать зонасының җитештерүне урнаштыру өчен үзәкләштерелгән инженер һәм транспорт инфраструктурасы мәйданчыгында булдылар.

Визит нәтиҗәләре буенча Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы  Хөкүмәтләре арасында энергоэффектив проектларны тормышка ашыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую мәсьәләсен карау кирәклеге сөйләшенде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International