2016 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек эш визиты белән Костромада сәфәр кыла. Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Бөтендөнья Татар Конгрессы" башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре керде.
“Туношна” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Кострома өлкәсе Губернаторы Сергей Ситников каршы алды.
2016 елның 24 маенда Татарстан Республикасы делегациясенең регион җитәкчелеге һәм җирле милли-мәдәни татар автономиясе вәкилләре белән очрашулар көтә. Татарстан делегациясе Кострома өлкәсенең эре предприятияләре "Красносельский Ювелирпром" һәм “Кострома автокомпонентлар заводы” җәмгыятләрендә булачаклар.
2016 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә беренче заманча төрү материаллары заводын ачу тантанасында катнашты. Предприятие "Химград" Технополисы территориясендә төзелде һәм 44 млн. данә тартма рәвешендә капчык җитештерергә сәләтле. Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиенең эше белән танышты.
Тантанада Рөстәм Миңнеханов һәркемне завод ачылышы белән котлады һәм иң мөһиме бүген – импортны алмаштыру, дип билгеләде. "Безнең чимал! Котлыйм әлеге күркәм вакыйга белән", - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, яңа предприятие продукциясе сибелә торган материаллар һәм продуктлар җитештерүче компанияләргә кирәк. Беренче өч компания – "Л.Я.Карпов исемендәге Химзавод" АҖ, "АСТ-ТЕКС" ҖЧҖ һәм "Б.Самадов исемендәге цемент заводы" (Таҗикстан) ҖЧҖ – бүген Татарстан Президенты барлыгында килешүләр имзаладылар.
2016 елның 23 маенда Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Кластерларны үстерү өчен Партнерлык" III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә РФ күп кенә субъектлары вәкилләре (Самара өлкәсе, Киров өлкәсе, Ростов өлкәсе, Башкортстан Республикасы һ. б.) катнашты.
Пленар сессия башланыр алдыннан чарада катнашучылар “КАМАЗ” булдылар, КИП “Мастер” җитештерү мәйданчыкларын карадылар, IT – парк белән таныштылар һәм “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында оештырылган күргәзмәдә йөрделәр. Монда үзләренең техникаларын “КАМАЗ” җәмгыяте, (класслы автомобиль электробус, КАМАЗ 65117), "Русак" җәмгыяте (йөзеп карда сазда йөрүче "Русак-3918"), "Астейс" АҖ (гражданнар һәм хәрби билгеләнештәге броньлы техника), "Риат" ААҖ (вакуумлы автомобиль төягечләр), "Атон-импульс" ҖЧҖ (бар җирдә дә үтешле амфибия "Кикинг 29031) , "Раритэк" (газ-мотор ягулыгындагы автомобильләр һәм техника) һәм башкалар.
2016 елның 23 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Экспоцентр" күргәзмә үзәгендә үтә торган (Мәскәү шәһәре) “Металл эшкәртү-2016" 17нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшендә катнаша.
“Металл эшкәртү-2016" күргәзмәсе (“металл эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар, җайланмалар, приборлар, инструментлар”)- станоклар төзелеше өлкәсендә иң мөһим тармак вакыйгасы.
Күргәзмә әйдәп баручы дөньякүләм һәм россия металл эшкәртү индустриясе компанияләре өчен аеруча игътибар белән файдаланыла. Ул "Экспоцентр" күргәзмә үзәгендә "Станкоинструмент"станок инструменталары продукциясе җитештерүчеләр Россия Ассоциациясе белән берлектә РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия машина төзүчеләр Берлеге ярдәме белән РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы канаты астында үткәрелә.
Австрия-Россия дуслык җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн башлыгындагы Австрия-Россия дуслык җәмгыяте вәкилләре Казанга эш визиты белән килделәр.
2016 елның 23 маенда Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясе вәкилләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Австрия җитәкчелегенә 2016 елның 11-13 май көннәрендә Венада Татарстан Республикасы делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллык һәм визитны оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде.
2016 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары белән очрашуында катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искә төшерик, ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясе "KazanSummit 2016": "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында үтә.
Конференциянең төп темасы – яшьләр профессиональ дипломатиясе.
2016 елның 20 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "KazanSummit 2016": "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты Пленар утырышында катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара икътисади саммит Пленар утырышындагы чыгышында, Казан инде сигезенче тапкыр Россия һәм аның регионнарының мөселман илләре белән икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча әйдәп баручы мәйдан булган вәкиллекле форумны кабул итә, дип ассызыклады. "KazanSummit 2016" да 50 дән артык ил вәкилләре катнаша. Пленар утырышның темасы - "Дөньяви икътисадның яңа архитектурасы: РФ ислам хезмәттәшлеге Оешмасы финанс индустриясенең үсеш перспективалары".
2016 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында эшлекле иртәнге аш барышында: "KazanSummit 2016" Россия һәм ислам дөньясы илләре өчен очрашу һәм ачык диалог урынына әверелде, дип белдерде. ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов үткәрелгән әлеге эшлекле иртәнге ашта катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бу саммит Казанда 2016 елның 19-20 маенда “Корстон” кунакханә-сәүдә ял итү комплексында уза. Саммитта РФ Дәүләт Думасы, РФ Федерация Советы, РФ Үзәк Банкы, РФ тышкы эшләр Министрлыгы вәкилләре, федерация субъектлары җитәкчеләре, 50 дән артык ил вәкилләре катнаша.
2016 елның 19 маенда Хезмәт Сараенда республиканың профсоюз активы Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашты.
Чараны ачып, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Рәисе Татьяна Водопьянова искәрткәнчә, профсоюз оешмалары вәкилләренең Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән мондый очрашулары традициягә әйләнде. Аның сүзләренчә, бу очрашулар хакимият һәм профсоюзлар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре үсешенә ярдәм итә, социаль тотрыклылыкны ныгыта.
Бүген җитди борчуга сала һәм шөбһә уята торган проблемалар арасында хезмәт хакы, соры хезмәт базары, байлар һәм ярлылар табышларындагы керемнәр аермасын атады республика профсоюзлары лидеры. "Хезмәт хакы мәсьәләсе – бу җитди дәүләт бурычы", - дип белдерде ТР профсоюзлар Федерациясе Рәисе.
2016 елның 19 маенда Сочидагы Россия – АСЕАН форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия–АСЕАН яңа икътисадый партнерлыкка: кирәкле инструментлар, механизмнар һәм үсеш драйверлары" сессиясендә катнашты.
Чара башында очрашуда катнашучыларны Россия модераторы РФ икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Лихачев сәламләде. Бүген Россия икътисади кыенлыкларның иң югары ноктасын атлатып үтте, диде ул.
"Россия Хөкүмәте һәм илебезнең эшлекле структуралары яңа үсеш этабына яраклаштылар. Без партнерлар белән актив икътисади хезмәттәшлек итүне дәвам итәбез, - диде А. Лихачев. - Россия 109 ил арасыннан икътисади үсеш өлкәсендә 51 нче булды. Без россия экспортына ярдәм итүне дәвам итәбез. Безнең ил үз региональ партнерлары өчен ачык һәм интеграция процесслары өлкәсендә эшне дәвам итәргә әзер".