Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясенең Татарстан республикасына визиты

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Австрия-Россия дуслык җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн башлыгындагы Австрия-Россия дуслык җәмгыяте вәкилләре Казанга эш визиты белән килделәр.

2016 елның 23 маенда Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясе вәкилләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Австрия җитәкчелегенә 2016 елның 11-13 май көннәрендә Венада Татарстан Республикасы делегациясенә  күрсәтелгән кунакчыллык һәм визитны оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде.  

Без күптән түгел генә Венада булдык", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм анда  бик күп файдалы мәгълүмат алдык, инновацион проектлар белән таныштык, боларның барысы да республикабыз өчен зур кызыксыну уята. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Австрия тәҗрибәсе белән кызыксынуын белдерде, аерым алганда Вена шәһәренең музейлар һәм театрлар эшен оештыру, халык өчен яшел зоналар булдыру һәм ял итү урыннарын, заманча кирәкле иҗтимагый тирәлек булдыру мәсьәләләрендә тәҗрибә алуны әйтеп үтте. Без Вена коллегаларыбыздан урбанистика мәсьәләләрендә тәҗрибә алуны  кызыксынабыз, шәһәр хуҗалыгын оештыру һәм үстерү мәсьәләләре безнең өчен кызыклы, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән, Татарстан Президенты фикеренчә, бүген Россия төбәге булган Татарстан Республикасы һәм Австрия арасында бизнеста элемтәләрне арттыру һәм ныгыту мөһим,  уртак предприятиеләр булдыру, шулай ук мәдәният, фән, белем алмашу, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итүне үстерү зарур.

Австрия-Россия дуслык җәмгыяте егерме ел дәвамында австрия-россия мөнәсәбәтләре үсешенә зур өлеш кертә, безнең илләр арасында бәйләүче буын булып тора", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук, Россия белән Австрия мөнәсәбәтләре һәрвакыт ышанычлы һәм дустанә характерда булды, дип ассызыклады. Моңа мисал: Австрия территориясендә урнашкан совет сугышчылары һәйкәлләренә булган мөнәсәбәтне дәлил итеп китерергә була, алар һәрвакыт яхшы хәлдә, аларга карата кайгырту һәм хезмәт куренеп тора", - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Австрия-Россия дуслык җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн Казанда Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясенә күрсәткән җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт сүзләрен яңгыратты, Татарстан һәм Австрия мөнәсәбәтләре ныгыр, эшмәкәрлек һәм эшлекле хезмәттәшлек үсәр дигән ышаныч белдерде.

Рөстәм Миңнеханов конкрет сораулар өстендә эшләү һәм үзара хәрәкәт итүдә юнәлешләрне җентекләп өйрәнер өчен эш төркемен булдырырга тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International