"KazanSummit 2016": "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты Пленар утырышы

2016 елның 20 мае, җомга

2016 елның 20 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "KazanSummit 2016": "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты Пленар утырышында катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара икътисади саммит Пленар утырышындагы чыгышында, Казан инде сигезенче тапкыр Россия һәм аның регионнарының мөселман илләре белән икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча әйдәп баручы мәйдан булган вәкиллекле форумны кабул итә, дип ассызыклады. "KazanSummit 2016" да 50 дән артык ил вәкилләре катнаша. Пленар утырышның темасы -  "Дөньяви икътисадның яңа архитектурасы: РФ ислам хезмәттәшлеге Оешмасы финанс индустриясенең үсеш перспективалары".

Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасына, РФ Федерация Советына, РФ тышкы эшләр Министрлыгына әлеге чараны үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук, рәхмәт сүзләрен ислам хезмәттәшлеге Оешмасына, Ислам үсеш банкына, ислам хезмәттәшлеге Оешмасы яшьләр форумына да белдерде. "KazanSummit 2016" мәйданы Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгыту буенча күп илләрдән дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, экспертлар, бизнес вәкилләренең көчләрен берләштерү, фикер алышыну, тәҗрибә бүлешү, эшлекле элемтәләр урнаштырганда иң яхшы практика, конкрет инвестицион проектлар буенча килешүләрне казану өчен хезмәт итә.  

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, KazanSummit мөһимлеге турында Сочида (2016 ел 19 май) узган Россия-АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясе) саммиты кысаларындагы эшлекле форумда басым ясалган иде.

Владимир Путин Россиянең ислам дөньясы илләре белән  хезмәттәшлегенә зур игътибар бирә, дип белдерде ТР Президенты. Нәкъ менә 2005 елда Владимир Путин инициативасы буенча Россия ислам хезмәттәшлеге Оешмасында күзәтүче булды.

Рөстәм Миңнеханов, искә төшергәнчә, Россия Президенты кушуы буенча бүген ул "Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар Төркемен җитәкли, киләсе атнада (2016 ел 25-28 май) Казанда Төркемнең икенче ел саен үткәрелә торган чираттагы утырышы узачак.    

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, стратегик күзаллаулар Төркеменең эшчәнлегенең төп өстенлекләренең берсе булып Россиянең мөселман дәүләтләре белән сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм гуманитар өлкәләрдә элемтәләрне үстерү тора. "Kazansummit" нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән, анда ел саен ислам дөньясы партнерлары белән безнең хезмәттәшлекнең нәтиҗәләре ясала, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген дөньяда ислам һәм партнерлык банкингының роле арта. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Республикасы инициативасы буенча РФ Үзәк банкы тарафыннан партнерлык  банкингы буенча эшче төркем оештырылды. 2016 елда аның утырышы нәтиҗәләре буенча партнерлык банкингы һәм аның белән бәйле Россиянең 2016-2017 елларга финанс хезмәтләре үсеше буенча Казанда "юл картасы" расланды.

"Ике ай элек партнерлык банкингы Үзәге ТР Мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Татфондбанк” белән хезмәттәшлек итү нигезендә оештырылды       һәм үз эшен башлады, - диде Рөстәм Миңнеханов. "Ак Барс" банкы линиясе буенча партнерлык банкингы принципларында килешүләрне тормышка ашыруда  Татарстанда яхшы тәҗрибә тупланган. Республикада берничә компания ислам финанслау программасы белән уңышлы эшли".- диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, алынган финанслар партнерлык принципларына туры килә торган проектларга юнәлдерелә, алар арасында – инфраструктураны үстерү, экология, җылылык, су тәэминаты, төзелеә һәм башкалар бар.

Пленар утырыш барышында кайбер килешүләргә кул куелды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте, "Яр Чаллы шәһәре" муниципаль берәмлеге һәм "Саклык банкы" ҖАҖ  арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

Төп юнәлеш – проектлар эшләү һәм Яр Чаллыда өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары өчен программалар эшләү.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International