Республиканың профсоюз активы белән очрашу

2016 елның 20 мае, җомга

2016 елның 19 маенда Хезмәт Сараенда республиканың профсоюз активы Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашты.

Чараны ачып, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Рәисе Татьяна Водопьянова искәрткәнчә, профсоюз оешмалары вәкилләренең Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән мондый очрашулары традициягә әйләнде. Аның сүзләренчә, бу очрашулар хакимият һәм профсоюзлар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре үсешенә ярдәм итә,  социаль тотрыклылыкны ныгыта.

Бүген җитди борчуга сала һәм шөбһә уята торган проблемалар арасында хезмәт хакы, соры хезмәт базары, байлар һәм ярлылар табышларындагы керемнәр  аермасын атады республика профсоюзлары лидеры. "Хезмәт хакы мәсьәләсе – бу җитди дәүләт бурычы", - дип белдерде ТР профсоюзлар Федерациясе Рәисе.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков регионда хезмәт хакы мәсьәләсе хакында комментарий бирәрәк: без хезмәт хакы дәрәҗәсе турында гына, ә гомумән яшәү дәрәҗәсе хакында сүз алып барырга тиеш, дип билгеләде. Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы буенча һәм беренче регион булып тора һәм иң арзан “ азык-төлек кәрҗине”нә ия, диде ул.

Төгәлрәк Илдар Халиков Татарстан 2015 елда ирешкән социаль-иктисади күрсәткечләргә тукталды. Безгә төп капилга инвестиция күләмен саклап калу насыйп булды, ә бу яңа эш урыннары, хезмәт хакы, яшәү дәрәҗәсен үстерү дигән сүз.

2009 елдан бирле республикада эшсезлек дәрәҗәсе 2,1 тапкыр кимеде, теркәлгән эшсезлекнең дәрәҗәсе – 3,5 тапкырга кимеде.   

2015 ел нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы 93,7%" тәшкил иткән, - дип искәртте Илдар Халиков, шулай ук, кулланучылар активлыгы да кимеде (2015 елда 2014 ел белән чагыштырганда төшү 13% тәшкил итте). Шул ук вакытта ул аныклап узганча, агымдагы елның гыйнвар-апрель нәтиҗәләре буенча уңай тенденция күзәтелгән –төшү нибары 1% тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, агымдагы елның апрелендә бәяләр күтәрелү 2015 елның декабренә 102,1% тәшкил итте, димәк инфляциянең акрынаюы турында әйтергә була. 

Профсоюз хәрәкәте активистлары очрашу барышында башкарма хакимият адресына тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр белән чыктылар.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International