Рөстәм Миңнеханов: "Kazansummit" Россия һәм ислам дөньясы илләре өчен очрашу һәм ачык диалог урынына әверелде

2016 елның 20 мае, җомга

2016 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында эшлекле иртәнге аш барышында: "KazanSummit 2016" Россия һәм ислам дөньясы илләре өчен очрашу һәм ачык диалог урынына әверелде, дип белдерде. ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов үткәрелгән әлеге эшлекле иртәнге ашта катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бу саммит Казанда 2016 елның 19-20 маенда “Корстон” кунакханә-сәүдә ял итү комплексында уза. Саммитта РФ Дәүләт Думасы, РФ Федерация Советы, РФ Үзәк Банкы, РФ тышкы эшләр Министрлыгы вәкилләре, федерация субъектлары җитәкчеләре, 50 дән артык ил вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International