2016 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек эш визиты белән Костромада сәфәр кыла. Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "Бөтендөнья Татар Конгрессы" башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре керде.
“Туношна” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Кострома өлкәсе Губернаторы Сергей Ситников каршы алды.
2016 елның 24 маенда Татарстан Республикасы делегациясенең регион җитәкчелеге һәм җирле милли-мәдәни татар автономиясе вәкилләре белән очрашулар көтә. Татарстан делегациясе Кострома өлкәсенең эре предприятияләре "Красносельский Ювелирпром" һәм “Кострома автокомпонентлар заводы” җәмгыятләрендә булачаклар.
Визит барышында Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Ситников Татарстан һәм Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар Планын имзаларлар дип көтелә.
Белешмә өчен:
2014 елда Татарстан Республикасының Кострома өлкәсе белән халыкара товар әйләнеше 3,1 млрд. сум тәшкил иткән (2013 ел белән чагыштырганда 20% ка үсеш), шул исәптән, Татарстан Республикасыннан – 2,5 млрд. сумлык товар чыгару, 612,7 миллион сумга – товар кертү.
Татарстан Костромага йөк һәм җиңел автомобильләр, синтетик юуу чаралары, алкогольле продукция, азык-төлек продуктлары (майонез, ярмалар, кондитер әйберләре, консервалар һ. б.) җибәрә. Татарстанга аннан корыч торбалар, зәркән бизәнү әйберләре, минераль ашламалар килә.
Кострома өлкәсе белән хезмәттәшлекне "КАМАЗ" ААҖ, "РИАТ" ААҖ, "Пивоварня Москва-Эфес" ЯАҖ Казан шәһәре филиалы, "Форд Соллерс Холдинг" ҖЧҖ, "Нәфис Косметикс" ААҖ, "Нәфис-Биопродукт" ААҖ, "БКХП No1" ЯАҖ, " Эссен Продакшн АГ" ЯАҖ, (Алабуга шәһәре) предприятиеләре гамәлгә ашыралар.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган http://www.tatar-inform.ru/news/2016/05/23/505261/