2016 елның 23 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Экспоцентр" күргәзмә үзәгендә үтә торган (Мәскәү шәһәре) “Металл эшкәртү-2016" 17нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшендә катнаша.
“Металл эшкәртү-2016" күргәзмәсе (“металл эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар, җайланмалар, приборлар, инструментлар”)- станоклар төзелеше өлкәсендә иң мөһим тармак вакыйгасы.
Күргәзмә әйдәп баручы дөньякүләм һәм россия металл эшкәртү индустриясе компанияләре өчен аеруча игътибар белән файдаланыла. Ул "Экспоцентр" күргәзмә үзәгендә "Станкоинструмент"станок инструменталары продукциясе җитештерүчеләр Россия Ассоциациясе белән берлектә РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия машина төзүчеләр Берлеге ярдәме белән РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы канаты астында үткәрелә.
Экспозиция тармак белгечләренә һәм эшмәкәрләргә соңгы заманча эшләнмәләр, технологияләр, иң яңа җиһазлар һәм металл эшкәртү өлкәсендә инновацион алымнар һәм системалар белән танышу мөмкинлеген тәкъдим итә.
Быел күргәзмәдә 950 фирма һәм дөньяның 33 иленнән предприятиеләр катнаша (Австрия, Белоруссия, Бельгия, Болгария, Бразилия, Бөекбритания, Германия, Дания, Израиль, Һиндстан, Испания, Италия, Казахстан, Кытай, Латвия, Молдавия, Нидерланд, Польша, Португалия, Корея Республикасы, Россия, Сербия, Словакия, Словения, АКШ, Төркия, Украина, Финляндия, Франция, Чехия, Швейцария, Швеция, Япония).
Эшлекле программаның мөһим вакыйгалары: "Металл эшкәртү җайланмалары конструкцияләрендә һәм технологияләрдә заманча тенденцияләр" 6-нчы халыкара фәнни-техник форумы, “Цифрлы машина төзелеше җитештерүе: проблемалар һәм чишелешләр" халыкара форумы, "Металл эшкәртү. 2016-2018 Стратегиясе" IV Бөтенроссия форумы.
Күргәзмә кысаларында төрле актуаль темаларга конференция һәм семинарлар узачак. Күргәзмә тематикасында зур игътибар махсус белем һәм станок төзелеше тармагы предприятиеләре өчен югары һөнәри кадрлар әзерләүгә бирелә.