Ростех дәүләт корпорациясенә керүче "Россия Вертолетлары" холдингы "Казан вертолет заводы" (КВЗ) җитештергән күпмаксатлы яңа Ми-38 вертолетының беренче заказчысы Россия Федерациясе Оборона министрлыгы булачак.
РФ Оборона министрлыгы “Россия Вертолетлары” АҖ белән берлектә Ми-38 вертолетларының кабул итү вакыты һәм тәртибе турында карар кабул иттеләр.
Әлеге карар РФ Оборона министрлыгы ихтыяҗларына туры китереп җиһазландырылган яңа версияле күпмаксатлы Ми-38 вертолетын уртак очыш сынаулары уздыруны күздә тота. Ми-38 вертолетының транспорт версиясе аның функционалын арттырырга һәм куллану өлкәсен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Яңа машина армия таләпләренә туры китереп берничә очыш сынавы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча Ми-38 вертолетын нинди күләмдә сатып алырга кирәклеге планлаштырылачак.
2016 елның 18 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында югары вольтлы уникаль сынау станциясе хезмәте җибәрелде. Чарада федераль һәм республика министрлыклары вәкилләре, “ИНВЭНТ” компаниясе төркеме җитәкчелеге вәкилләре һәм (Татарстанда лаборатория өчен мөһим җиһазларны булдырган) HIGHVOLT алман компаниясе катнаштылар.
“Әле күптән түгел генә хыял булып тоелган кайбер проектлар бу мәйданда тормышка ашты”, - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең кереш сүзендә.
“Без заманча кабель ничек җитештерелгәнен, иң катлаулы сынауларны үткәрә алырлык лабораторияне күрдек. Хәзер инде монда россия энергетика базары өчен теләсә нинди урнаштыру җитештерергә сәләтле”,-дип өстәде Татарстан Президенты.
2016 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2014 елда төзелә башлаган "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасында төзелеш эшләре барышын тикшерде.
Комплексның территориясе 1,5 га, бинаның мәйданы – якынча 23 мең кв. м. тәшкил итә. Объект ике блоктан тора, 11 һәм 5 катлы, подвал белән, автомобильләр өчен ике катлы җир асты машина кую урыны, шулай ук, ачык һавада машина кую урыны бар. Бинада офис бүлмәләре, конференц-зал, буфет зонасы, ашау-эчу бүлмәләре һәм башкалар.
Объектта төп эш төрләре тәмам. 2016 елның август ахырына "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасы тапшырылыр дип көтелә.
2016 елның 17 маенда текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре республика профсоюзы федерациясе Пленумы булып узды. Анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләр Союзы, республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм профсоюз хезмәткәрләре катнашты.
Утырыш барышында 2015 елда республиканың текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең үсеше нәтиҗәләре тикшерелде, социаль партнерлык кысаларында тармак килешүе йөкләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, бурыч билгеләнде - 2017-2020 елларга тармак килешүе проектын эшләргә.
2016 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Лаеш районының Усад авылында урнашкан "ICL-КПО ВС" компаниясенең сәнәгать электроникасы чыгару заводында булды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов җитештерү һәм чыгарыла торган продукция белән танышты.
"ICL-КПО ВС" компаниясе – илнең эре ИТ-предприятиеләре санына керүче югары технологияле компания. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – программалы тәэмин итүне эшләү, консалтинг хезмәтләре күрсәтү, системалы интеграция һәм компьютер техникасы җитештерү.
"ICL-КПО ВС" компаниясенә Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе (КПО ВС) һәм International Computers Limited (ICL) британия компаниясе тарафыннан 1991 елда нигез салынган.
Компаниянең даими клиентлары федераль министрлыклар һәм ведомстволар, телекоммуникацияләр һәм ягулык-энергетика тармагы эре россия предприятиеләре, банклар, сәнәгать һәм сәүдә төркемнәре, дәүләт һәм коммерция компанияләре.
"ICL-КПО ВС" менеджмент системасы сыйфаты ГОСТ Р ИСО 9001-2008 россия стандарты таләпләренә һәм ISO 9001:2008 халыкара стандарты таләпләренә туры килә.
2016 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Австриягә эш визиты нәтиҗәләре буенча брифинг булып узды.
Брифинг башында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР медиа- бергәлек вәкилләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре – Татарстан Республикасы матбугат Көне белән котлады.
Аннан соң Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясенең Австриягә эш визиты нәтиҗәләре хакында мәгълүмат бирде.
2016 елның 17 маенда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов төрле тармак юнәлешле франция компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасының Франциядә тулы Вәкаләтле Вәкиле Искәндәр Йосыпов, кече авиация, фармацевтика, мәгълүмати технологияләр, электрон сәүдә итү өлкәсендә француз компанияләре вәкилләре, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы структура бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Очрашу барышында республика предприятиеләренең француз компанияләре белән хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре турында фикерләштеләр.
Франция ягы вәкилләре 2016 елның август аенда узачак "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә һәм "Мин күк йөзен сайлыйм!" авиация бәйрәмендә катнашырга чакырдылар.
2016 елның 16 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР спиртлы продукция һәм алкоголь әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне контрольдә тоту буенча Совет утырышы узды.
Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
2016 елның 12 маенда Венада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Мирас” татар җәмгыяте активы вәкилләре белән очрашуында катнашты. Чарада Россиянең Австриядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинский катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мирас” татар җәмгыяте әгъзаларына туган телне, мәдәниятне, татар халык йолаларын саклап калулары һәм актив тормыш позициясендә булулары өчен рәхмәтен җиткерде.
2016 елның 12 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Венадагы Берләшкән Милләтләр Оешмасы бүлегенең генераль секретаре урынбасары Юрий Федотов белән очрашуында катнашты.
Очрашу Берләшкән Милләтләр Оешмасының Венадагы бүлеге бинасында узды, анда сәнәгать үсеше буенча (ЮНИДО) Берләшкән Милләтләр Оешмасы җитәкчелеге һәм гамәли системалы анализлау Халыкара институты вәкилләре катнашты.
Юрий Федотов Венадагы Берләшкән Милләтләр Оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде, берничә актуаль халыкара проектның гамәлгә ашырылуы хакында әйтте.