"Кластерларны үстерү өчен Партнерлык" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

2016 елның 23 маенда Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Кластерларны үстерү өчен Партнерлык" III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә РФ күп кенә  субъектлары вәкилләре (Самара өлкәсе, Киров өлкәсе, Ростов өлкәсе, Башкортстан Республикасы һ. б.)  катнашты.     

Пленар сессия башланыр алдыннан чарада катнашучылар “КАМАЗ” булдылар, КИП “Мастер” җитештерү мәйданчыкларын карадылар, IT – парк белән таныштылар һәм “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында оештырылган күргәзмәдә йөрделәр. Монда үзләренең техникаларын “КАМАЗ” җәмгыяте,  (класслы автомобиль электробус, КАМАЗ 65117), "Русак" җәмгыяте (йөзеп карда сазда йөрүче "Русак-3918"), "Астейс" АҖ (гражданнар һәм хәрби билгеләнештәге броньлы техника), "Риат" ААҖ (вакуумлы автомобиль төягечләр), "Атон-импульс" ҖЧҖ (бар җирдә дә үтешле амфибия "Кикинг 29031) , "Раритэк" (газ-мотор ягулыгындагы автомобильләр һәм техника) һәм башкалар.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов - бүген карала торган тема Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә мөһим, дип билгеләп үтте. "Яр Чаллы - безнең илнең эре моношәһәрләренең берсе һәм вакыт-вакыт проблемалар барлыкка килгәндә -бу шәһәр, республика тормышында һәм гомумән, ил тормышына җитди тәэсир итә", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда икътисади кризис шартларында барлыкка килә торган куркыныч килеп туганда, зыянны киметү өчен шактый эшләр башкарылды. Икътисади вәзгыятькә җитди итеп йогынты ясарга мөмкинлек бирә торган механизмнарның берсе - кластерлы үсеш.

Рөстәм Миңнеханов РФ җитәкчелегенә республикага аерым алганда, Яр Чаллы шәһәренә күрсәтелгән ярдәме өчен чиксез рәхмәтен җиткерде. Ул искәртеп узганча, Яр Чаллы шәһәре өстенлекле социаль-икътисади үсешле территория статусын алды.

“Бүген кабул ителгән карарлар-шәһәр өчен бик зур ярдәм”, -дип ышаныч белдерде ТР Президенты. Бүген без карый торган сораулар башка моношәһәрләрнең проблемаларын хәл итүдә җавап булачак,”- диде Рөстәм Миңнеханов.

“Внешэкономбанк” рәисе урынбасары Ирина Макиева Яр Чаллы шәһәре “пилот проектын” тормышка ашыру өчен сайланган мәйдан. “Без моношәһәрләргә ярдәм өчен бердәм исемлек төзедек. Алар 75 булды. 11 шәһәр арасыннан Яр Чаллы безнең өчен – “пилот номер 1”, - диде ул.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International