Россия-АСЕАН эшлекле форумы кысаларында Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен карадылар

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 19 маенда Сочидагы Россия – АСЕАН форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия–АСЕАН яңа икътисадый партнерлыкка: кирәкле инструментлар, механизмнар һәм үсеш драйверлары" сессиясендә катнашты.

Чара башында очрашуда катнашучыларны Россия модераторы РФ икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Лихачев сәламләде. Бүген Россия икътисади кыенлыкларның иң югары ноктасын атлатып үтте, диде ул.

 "Россия Хөкүмәте һәм илебезнең эшлекле структуралары яңа үсеш этабына яраклаштылар. Без партнерлар белән актив икътисади хезмәттәшлек итүне дәвам итәбез, - диде А. Лихачев. - Россия 109 ил арасыннан икътисади үсеш өлкәсендә 51 нче булды. Без россия экспортына ярдәм итүне дәвам итәбез. Безнең ил үз региональ партнерлары өчен ачык һәм интеграция процесслары өлкәсендә эшне дәвам итәргә әзер".

Алга таба сүзне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алды. Татарстан Россиянең алдынгы һәм сәнәгать өлкәсендә үсеш алган регионнарының берсе, аның территориясендә 3,9 млн. кеше яши, дип ассызыклады ул. Республикада нефть сәнәгате җитди үсеш алды: ел саен 33 млн. тоннадан артык нефть чыгарыла. Чималның яртысы ТР предприятиеләрендә эшкәртелә.

"Якындагы елларда безнең икътисад үсешенең төп ноктасы - нефть химиясе. Без Россиядә пластмасса һәм синтетик каучукның иң эре җитештерүчесе, - диде ТР Президенты. - Татарстан машина төзелеше өлкәсендә, самолетлар төзелеше, вертолетлар һәм суднолар төзелеше өлкәсендә яхшы күрсәткечләр күрсәтә. Безнең потенциал бик зур һәм бүген без яңа базарлар эзлибез".

Рөстәм Миңнеханов Сингапур белән хезмәттәшлекне югары бәяләде. Шулай итеп, ""Educare" (Эдьюкэа) компаниясе белән берлектә мәктәп укытучыларының квалификацияләрен күтәрү программасы гамәлгә ашырыла. Шулай ук, күп еллар дәвамында менеджерлар һәм идарәче кадрлар әзерләү өлкәсендә үзара эш уңышлы дәвам итә: Татарстан даими рәвештә үзенең дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен Сингапурга укырга җибәрә. Сингапур компанияләре безнең “Электрон хөкүмәт”не формалаштыруда бик зур өлеш керттеләр, бүгенге көндә ул иң яхшыларның берсе дип табылды", - диде ТР Президенты.

"Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда инновацион инфраструктура булдырган вакытта күп нәрсәдә Сингапур һәм Малайзия тәҗрибәсе кулланылды.  Аерым алганда, безнең яңа Иннополис шәһәре, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә Россиядә әйдәп баручы мәйданчык булырга тиеш дип чакырылган иде, менә аны безнең сингапурдагы коллегаларыбыз белән берлектә оештырган идек", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм Индонезия, Вьетнам, Таиланд һәм башка илләр белән дә мөнәсәбәтләр актив үсә, дип өстәде.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм АСЕАН илләре арасында товар әйләнеше дәрәҗәсе берничә тапкырга күбрәк булырга мөмкин иде (2015 елда якынча 240 миллион АКШ доллардан артык), аның үсеше өчен потенциал гаять зур, дип ассызыклады ТР Президенты. АСЕАН илләре базарларында Татарстан продукциясе Казан вертолет заводы вертолетлары, "КАМАЗ" йөк автомобильләре, нефть химиясе продукциясе һәм суднолары яхшы таныш.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ТР потенциаль инвесторлар өчен яхшы шартлар булдырылган. Татарстанда ике махсус икътисадый зона эшләп килә, берничә индустриаль парк, "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе оештырылды, ул үз резидентларына сизелерлек салым ташламалары бирә. "Без АСЕАН илләре коллегаларыбызны россия базарында үзләренең урынын киңәйтергә һәм безнең территориядә производстволар локальләштерү буенча төгәл адымнарга күчәргә ышандырырга тиешбез", - дип белдерде ул.

Россия шәһәрләре һәм АСЕАН илләре арасында турыдан-туры авиарейслар ачу активрак хезмәттәшлек итәргә ярдәмче булыр иде, -диде Татарстан Республикасы Президенты. Заманча "Казан" халыкара аэропорты Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләреннән килгән авиарейсларны кабул итәргә әзер.  Шулай ук, виза эшләрендә киртәләрне киметү кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Ул Россия Федерациясе һәм АСЕАН дәүләтләре җитәкчелегенә Россия субъектлары дәрәҗәсендә Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясе (АСЕАН) белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде.

"Татарстан сезнең өчен ачык! Без АСЕАН илләре партнерлары өчен иң яхшы шартларны булдырырга әзер", - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International