2016 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары белән очрашуында катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искә төшерик, ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясе "KazanSummit 2016": "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында үтә.
Конференциянең төп темасы – яшьләр профессиональ дипломатиясе.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бу конференциянең яшь дипломатлар өчен аралашу чарасы, уртак проектлар һәм хезмәттәшлекне ныгыту булачагына ышанам, диде.
Мондый аралашу конструктив дип саныйм, киләчәктә дә мәдәният, социаль һәм дипломатик дәрәҗәдә элемтәләрне ныгытуда актив ярдәм итәчәгегезгә өметләнәм, диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов "KazanSummit 2016": "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммитына булган игътибар өчен рәхмәтен белдерде. Бүген Россия һәм аның регионнары халыкара эшчәнлектә катнашалар. “Регионнар булган һәрбер мөмкинлекне файдаланып үзләренең өстенлекләрен күрсәтергә тиешләр, диде ул. Һәрбер федерация субъектының үз өстенлекләре бар. Россиянең динамик рәвештә үсеш алган регионы буларак Татарстан Республикасы тәҗрибәсе “Татарстан моделе” дигән исем алды.
Рөстәм Миңнеханов кыскача төрле дин һәм милләт вәкилләре тату яшәгән регионның социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, толерантлы булып тыныч яшәү Татарстанның төп байлыгы һәм конкурент өстенлеге.
Бүген чит ил инвесторлары Россия базарына чыкканда старт алу мәйданы итеп Татарстанны сайлауларында без кызыксынабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.