2016 елның 12 маенда Австрия икътисады Федераль палатасында (Вена шәһәре) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең Австрия Республикасына визиты кысаларында Татарстан-Австрия эшлекле форумы узачак.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Австрия икътисады Федераль палатасы Президенты Кристоф Ляйтл, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Мәскәүдәге Австрия Илчелегенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе доктор Дитмар Фелльнер, Татарстан һәм Австрия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.
2016 елның 10 маенда Прагада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы булып узды. Яклар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекнең сораулары хакында һәм берничә уртак проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Милош Земанга Россиянең динамик рәвештә үскән регионы - Татарстан Республикасына булган кызыксынулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Безнең өчен хезмәттәшлекнең перспективалары турында сөйләшү һәм фикерләр алышыну мөмкинлеге булу зур горурлык, - диде ул. Сезнең ярдәмегезне югары бәялибез, Россия һәм Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән, татарстан-чехия элемтәләрен үстерүдә ярдәм кулын сузган Чехия Хөкүмәтен хөрмәт итәбез”.
2016 елның 9 маенда Казан үзәгендә узган "Үлемсез полк" акциясендә кырык биш мең кеше катнашты. Кешеләр кулларында Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын күтәреп йөрделәр. Зур парадны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.
Татарстан Президенты әтисе ягыннан бертуган абыйсының – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының рәсемен кулында тотты. Әлеге акциягә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә әтисенең – Шәймиев Шәрип Шәймөхәммәт улының портреты белән кушылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин дә үзенең әтисе-Мөхәммәтшин Хәйрулла Динкәй улының рәсемен кулыннан төшермәде.
"Үлемсез полк" “Казан” милли-мәдәни үзәге – Пушкин урамы – Азатлык мәйданы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы маршруты буйлап узды.
Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, "Үлемсез полк" акциясе халкыбызның батырлыгы истәлеген саклау өчен зур әһәмияткә ия.
2016 елның 9 маенда Түбән Камада Җиңү Көнен каршылыйлар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 27 мең шәһәр халкы 9 майның иртәсен Мәңгелек ут мәйданында каршы алды. Биредә тантаналы парад үтте, анда 34 взвод атлады.
Байрак төркеме чыгар алдыннан хокук саклау органнары хезмәткәрләре Россия, Татарстан, Түбән Кама флагларын һәм Җиңү Байрагының күчермәсен күтәреп йөрттеләр, кунаклар алдында мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясадылар. Йөз сабый хәрби киеменнән буыннар бәйләнешен белдереп марш атлап үттеләр. Ветераннар аларны алкышлар белән озаттылар.
2016 елның 26 маенда Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тантаналы рәвештә сериядәге дүртенче "Сергей Котов" яңа патруль корабының 22160 проекты салынды. Яңа буын корабы "Төньяк проект-конструкторлык бюросы" ААҖ тарафыннан проектлаштырылган.
Россия Хәрби-диңгез флоты өчен яңа судно салу тантанасында РФ Хәрби-Диңгез Флоты баш әмер бирүчесе адмирал Владимир Королев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖ, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ, "Төньяк проект-конструкторлык бюросы"ААҖ җитәкчелеге катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “TGT Oilfield Services” компаниясенең технологик үзәгендә булды. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар озатып йөрделәр.
“TGT Oilfield Services” халыкара компаниясе һөнәри–геофизик тикшеренүләр өлкәсендә һәм углеводород ятмалары мониторингы сервис хезмәтләре, шулай ук геологик-гидродинамик модельләштерү буенча хезмәтләр дә күрсәтә. Партнерлар санында: BP, Petronas, Total, «Лукойл» ЯАҖ, «Новатэк» ААҖ, «Роснефть» НК ААҖ һәм башкалар. Технологик үзәкнең ачылышы Казанда 2015 елда узды.
2016 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Яр Чаллыда Л.Б.Васильев исемендәге Казан дәүләт автомеханика техникумында һәм Яр Чаллы политехника колледжында булды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе 2016 елның 23-27 май көннәрендә Красногорск шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалында катнашачак ТР командасы вәкилләренең әзерлеге барышы турында укытучылар һәм студентлар белән сөйләшү алып барды.
Түбән Камада Химик Көнен тантаналы бәйрәм итү булачак.
2016 елның 5 маенда Түбән Камада Химик Көнен бәйрәм итү сораулары буенча оештыру киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, республиканың нефтехимия предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Химик Көнен тантаналы бәйрәм итү 2016 елның 26 маенда Түбән Каманың “Нефтехимик” Боз Сараенда узачагын хәбәр итте.
2016 елның 6 маенда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы Бөтенроссия "Георгий тасмасы"акциясендә катнашты.
Акция үткәрү көннәрендә Россия Федерациясенең һәм дөньяның башка илләренең миллионлаган кешеләре Георгий тасмасын хәрби дан символы буларак беркетәләр. Алар үзләренең Ватан өчен кан койган сугышчыларга булган хөрмәтен күрсәтәләр, Бөек Җиңү өчен бөтенхалык горурлыгын җиткерәләр.
2016 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Түбән Кама филиалы Кама полимер материаллары заводында булды. Ул җитештерү һәм предприятие тарафыннан чыгарыла торган продукция белән танышты.
Кама полимер материаллары заводы - сыгылмалы индустриаль төрү әйберләре һәм полимер композицияләр җитештерүчеләрдән әйдәп баручыларның берсе.
Пленка җитештерү сәнәгый төрү производствосында специальләшә: химик продуктларны автоматлаштырып төрү өчен савытлар, цемент, коры төзелеш катнашмалары, ашламалар, минераллар (РФ базарының 70% кадәр); термоутырышлы һәм stretch-hood савытлар - минералмамык плитәләр, газобетон һәм кирпеч, цемент һәм химия продуктларын җитештерүчеләр өчен группалы савытларны заманча хәл итү (РФ базарының 40% кадәр,); каучук өчен савыт –каучукны алга таба эшкәртүгә яраклаштырылган җиңел эретелүче пленкалар (Россиядә –бердәнбер җитештерүче һәм – РФ базарының 100 %) һәм башкалар.
Компания белгечләре химия секторы, нефтехимия, төзелеш индустриясе һәм логистика секторлары өчен комплекслы карарлар эшлиләр һәм җитештерәләр.