2016 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә агымдагы елның беренче кварталында Татарстанның кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президент Аппараты вәкилләре, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Татарстанның кече һәм эре нефть компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан нефтьчеләре агымдагы ел башыннан 8 млн 615 мең тонна нефть чыгарганнар, бу узган ел дәрәҗәсенең 104,7 процентын тәшкил итә.
Татарстанның кече нефть компанияләре тарафыннан 1 млн 768 мең тонна нефть чыгарылган, бу планлаштырылганнан 138 мең тоннага күбрәк.
Республиканың кече нефть компанияләре барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 10,8 млрд сум акча күчерделәр, Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына исә – 1,768 млрд. Файдалануга 58 скважина тапшырылган. Югары үзлекле запасларны чыгару буенча актив эш алып барыла.