Рөстәм Миңнеханов: Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгытуга стратегик күзаллау Төркеменең мәйданчыгы хезмәт итә

2016 елның 27 мае, җомга

2016 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Россия - ислам дөньясы” стратегик күзаллау Төркеменең пленар утырышы булып узды.

Утырышта РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам банкы үсеше президенты доктор Әхмәт Мөхәммәт Али һәм башкалар катнаша.

Утырышта катнашучыларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов искә төшерде: узган ел Мәскәүдә “Россия - ислам дөньясы” стратегик күзаллау Төркеме яңартылган составының беренче утырышы узган иде.

Ул Россия Президенты Администрациясе, РФ тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә әлеге чараны үткәрүдә ярдәмнәре өчен, шулай ук ислам хезмәттәшлеге Оешмасын, Ислам банкы үсеше һәм башка партнерларга өлеш кертүләренә рәхмәтен белдерде. 

“Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгытуга стратегик күзаллау Төркеменең мәйданчыгы хезмәт итә, фикерләр һәм тәҗрибә уртаклашу, төрле ил экспертларының, галимнәренең, дәүләт эшлеклеләренең тырышлыкларын берләштерә, РФ һәм мөселман дәүләтләре каршылашкан халыкара актуаль сорауларны хәл итәргә ярдәм итә, - диде Р.Миңнеханов. Россия – күп милләтле ил. Монда 20 млн артык мөселман яши. Аларның күпчелеге –җирле халык. Россия дәүләте оешканда аңа яңа халыклар һәм территорияләр тоташкан, алар үзләренең телен, динен, мәдәниятен саклап калганнар. Безнең бердәмлек гади генә барлыкка килмәде. Нәтиҗәдә халыкара милләт һәм халыкара конфессиональ дуслык россия дәүләте таянычы булып торганда без бүгенге халәткә килдек”.

Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, Россиянең иң уңышлы һәм динамик рәвештә үсеш алган регионнарның берсе –Татарстан шуның бер мисалы булып тора. Бигрәк тә бу нәкъ менә халыкара бердәм милли мөнәсәбәтләр белән аңлатыла. “Күп гасырлар дәвамында биредә төрле милләт һәм дин кешеләре тату булып хөрмәт белән тынычлыкта яшиләр,- диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты узган атнада Казанда KAZANSUMMIT “Россия-ислам дөньясы” халыкара икътисади саммиты узуын искә төшерде. Әлеге форум кысаларында җәйге халыкара яшьләр лагерен, яшь дипломатлар конференциясен һәм яшь эшмәкәрләр форумын уздыру да традициягә керде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, стратегик күзаллау Төркеменең эшчәнлеген яңарту белән төрле үзенчәлекле 25 чара уздырылды – бу “түгәрәк өстәлләр”, конференцияләр, фестивальләр, шул исәптә 2 халыкара журналистлар форумы.

Шулай ук, стратегик күзаллау Төркеме тарафыннан Примаков исемендәге  халыкара журналистик премия нигезләнде - ул Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләре арасында үзара аңлашуны ныгытуга өлеш керткәне өчен биреләчәк.  

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International