ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан һәм Норвегия сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар

2016 елның 31 мае, сишәмбе

 2016 елның 31 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Норвегия корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Лейдульв Атле Намтведт башлыгындагы Норвегия делегациясе белән очрашты.

Очрашуда Норвегия Корольлеге тарафыннан Норвегия корольлегенең Россиядәге Илчелеге вәкилләре, Россия-Норвегия сәүдә палатасы җитәкчеләре дә катнашты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда Татарстан һәм Норвегиянең сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентациясе булып узды, Татарстан һәм Норвегия сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре каралды.

Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгат итеп ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов норвегия партнерларына безнең республикага карата кызыксыну уятканнары өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы һәм Норвегия Корольлеге арасындагы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында 2015 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 20,5 млн. АКШ доллары тәшкил итте, дип әйтеп үтте министр. Хезмәттәшлекне киңәйтү өчен сәүдә-икътисади һәм технологик өлкәләрдә җитәрлек потенциал бар, диде Алберт Кәримов.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе кыскача Татарстанның икътисади – сәнәгать потенциалы белән таныштырды һәм Татарстанның икътисади нигезендә сәнәгать җитештерүе ята, дип билгеләде.

2015 ел нәтиҗәләренә караганда сәнәгать җитештерүенең күләме 31,4 млрд. АКШ дол. Тәшкил итте, Татарстан Республикасының 2015 елда тышкы сәүдә әйләнеше – 13 млрд АКШ долларына җитте, дип хәбәр итте Алберт Кәримов.  

Республиканың стратегик үсеш юнәлешләре булып инновацияләр һәм инвестицияләр хисабына икътисадны модернизацияләүне, югары технологиялекне үстереп сәнәгатьнең чимал тармагы өлешен кыскарту тора, дип ассызыклады Алберт Кәримов.

Ул Татарстанның әйдәп баручы нефть, газ, химия һәм машина төзелеше предприятияләре  комплекслары турында сөйләде, 2015 елда Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде  һәм сәнәгатьне үстерү буенча киләчәккә бурычлар хакында әйтеп узды.

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР инвестицион потенциалын тасвирлады, республикада булдырылган инновацион структура- «Алабуга» МИЗ, индустриаль мәйданчыклар - “КИП-Мастер” һәм башкаларны сурәтләде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Татарстанның Норвегия белән үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксыну белдергәнен әйтте. Ул ике яклы хезмәттәшлекнең нефть табу, нефть эшкәртү, нефтехимия, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, мәгариф, туризм, информацион технологияләр өлкәсендәге перспектив юнәлешләрен тасвирлады.

Норвегия корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Лейдульв Атле Намтведт очрашу барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенә визит программасын оештырулары, Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы презентациясен үткәргән өчен, Татарстан һәм Норвегия арасында хезмәттәшлекне үстерүдә хәбәрдарлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.   

Ул норвегия делегациясе әгъзалары белән таныштырды, Норвегиянең икътисади  потенциалын тасвирлады, ике яклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләде.

Алберт Кәримов норвегия бизнесы вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Кунакларның Татарстандагы әлеге визиты киләчәктә Татарстан-Норвегия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде ул.

Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында бастырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/05/31/506462/      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International