«ENES-2016» Халыкара форумы кысаларында энергияне сак тоту өлкәсендә Бөтенроссия конкурсларының региональ этабы үткәрелә

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

«ENES-2016» энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча V Халыкара форумы кысаларында энергияне сак тоту яшәү рәвешен пропагандалау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча проектларны тормышка ашыруда ярдәм максатыннан РФ энергетика министрлыгы конкурслар уздыра -  ENES-2016 энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар III Бөтенроссия конкурсы (http://minenergo.gov.ru/node/4419); массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат хезмәтләре һәм төбәк хакимиятләренең II Бөтенроссия конкурсы  (http://minenergo.gov.ru/node/1177).

Конкурслар ике этапта үтә (федераль һәм региональ), 2016 елның сентябрендә һәм ноябрендә җиңүчеләр билгеле булачак.

Конкурсларның региональ этабын оештыручы һәм үткәрү буенча вәкаләтле органы булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора. Конкурсларның региональ этабында катнашу өчен мөрәҗәгатьләр 2016 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурсларның региональ этабында җиңүчеләрне региональ конкурс комиссиясе билгели. Конкурсларның региональ этабы турында мәгълүмат, аны уздыру турындагы Нигезләмә белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында танышырга мөмкин:      //mpt.tatarstan.ru/rus/enes-2016.htm.       

Федераль этап нәтиҗәләре Конкурслар сайтларында ачык интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Конкурсларның федераль этабында җиңүчеләрне бүләкләү «ENES-2016» энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча V Халыкара форумын үткәрү барышында Мәскәүдә 2016 елның 23-25 ноябрендә узачак.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру сәясәте Татарстан Республикасы социаль-иктисади үсеше стратегиясенең өлеше булып тора. Республикада җитди игътибар энергияне сак тотуны пропагандалауга һәм мәгълүмати ярдәм сорауларына бирелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты булышлыгы белән республикада энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә иң яхшы проектларга конкурслар үткәрелә, шул исәптән, “Медиа-ТЭК” Бөтенроссия конкурсы һәм “ENES” гамәлгә ашырылган проектлар Бөтенроссия конкурсы.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2015 елда Татарстанның предприятие һәм оешмалары ENES-2015 кысасында узган Бөтенроссия конкурсларының 12 номинациясендә катнашкан. Узган конкурслар нәтиҗәләре буенча республикадан катнашучылар 9 номинациядә җиңүче булып проектлар конкурсында 4 беренче урынны һәм “Медиа-ТЭК” конкурсында 5 беренче урынны яуладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International