2016 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашуында катнашты. Тумышлары белән төрле илләрдән һәм дәүләтләрдән, шул исәптән Россиядән булган унөч уңышлы чыгарылыш яшьләре Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очраштылар.
Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучыларның: “Чит илләрдә республиканың казанышлары билгеле булуга карамастан Татарстанның уңышлылык сере нәрсәдә?”, - дигән соравына, Рөстәм Миңнеханов: «Дәвамчанлык. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев яңа Россия торгызылган заманнарда җитештерүне, тагын да мөһиме – кадрларны саклап кала алды. Без ирешелгән уңышларны арттырабыз. Идарәнең төгәл системасы нәтиҗә бирә. Татарстан уңышының сере шунда. Безнең старт позицияләребез дә яхшы булды: нефть чыгару, нефть химиясе, җитештерүләр, алга киткән авыл хуҗалыгы. Без яңалыктан курыкмыйбыз, аны үзебездә үзләштерәбез», - дип җавап бирде.
Республикада IT-технологияләр инде 10 елдан артык системалы рәвештә үстерелә. IT-парк, Иннополис, Чаллыдагы технопарк – бу юнәлеш үсә бара. «Әзер инфраструктурасы булган территорияләрне тәкъдим итеп, креатив һәм амбициоз булганнарны без аңлы рәвештә стартаплар булдырырга этәрәбез», -дип фикерен бүлеште ТР Президенты. Бу идея эшли һәм файда китерә.
«Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучыларның күбесе тәҗрибә туплап, ватаннарына кайтырга телиләр. Шуңа күрә без треклар оештырабыз – чыгарылыш укучыларын регион-лидерлар белән таныштырабыз. Башка дәүләтләрдәге кебек үк элемтәләр урнаштырабыз, - диде кунаклар. Бүген монда күргәннәребез һәм кабул итү дәрәҗәсе Татарстанга кызыксыну уята. Киләсе очрашуга без зур төркем алып килергә телибез. Гарвард бизнес мәктәбендә 200дән артык россияле укый һәм алар бик теләп монда килергә риза булыр иделәр», - дип мөрәҗәгать иттеләр Рөстәм Миңнехановка Гарвард чыгарылыш яшьләре.
(“Татар-информ” МА материаллары файдаланылды)