Казан филиалы Кама полимер материаллары заводында булу

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

2016 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казан филиалы Кама полимер материаллары заводында булды. Ул җитештерү һәм предприятие тарафыннан чыгарыла торган продукция белән танышты.

Кама полимер материаллары заводы -  сыгылмалы индустриаль төрү әйберләре һәм полимер композицияләр җитештерүчеләрдән әйдәп баручы заводларның  берсе. Җитештерү ике мәйданда оештырылган – Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә.

Пленка җитештерү сәнәгый төрү производствосында специальләшә: химик продуктларны автоматлаштырып төрү өчен савытлар, цемент, коры төзелеш катнашмалары, ашламалар, минераллар (РФ базарының 70% кадәр); термоутырышлы һәм stretch-hood савытлар - минералмамык плитәләр, газобетон һәм кирпеч, цемент һәм химия продуктларын җитештерүчеләр өчен группалы савытларны заманча хәл итү (РФ базарының 40% кадәр,); каучук өчен савыт –каучукны алга таба эшкәртүгә яраклаштырылган җиңел эретелүче пленкалар (Россиядә –бердәнбер җитештерүче һәм  – РФ базарының 100 %) һәм башкалар.

Компания белгечләре химия секторы, нефтехимия, төзелеш индустриясе һәм логистика секторлары өчен комплекслы карарлар эшлиләр һәм җитештерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International