2016 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булып узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, башкарма комитет җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстанның 2015-2016 елларда ягу-җылыту сезонында торак-коммуналь комплексы һәм ягулык-энергетика комплексы оешмаларының эш нәтиҗәләре һәм киләсе ягу-җылыту сезонына булган бурычлары хакында сүз барды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе 2015-2016 елларда көзге-кышкы сезонда Татарстан Республикасының энергетика системасы тотрыклы эшләде, дип билгеләп үтте. Энергетика системасының эш параметрлары стандартта билгеләнгән чикләрдә тотылды. 2015-2016 елларда көзге-кышкы сезонны үтүгә әзерлек паспортлары электроэнергетика предприятиеләреннән билгеләнгән вакытында алынды.
Алберт Кәримов сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия энергетика министрлыгының “2016-2017 елларда ягулык сезонын үтүгә электроэнергетика субъектларының әзерләү буенча беренче чираттагы чаралар турында” боерыгы нигезендә предприятиеләрдә боерыклар чыгарылган, алар киләсе ягулык сезонына комплекслы әзерлекне тәэмин итү буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгели. Планга нигезләнәрәк, төп һәм ярдәм итүче җиһазлар ремонтланачак, электроэнергетика предприятиеләрендә түбән температура вакытында аварияләрне юк итү буеча эшләү өчен оператив персоналның аварияга каршы күнекмәләре уздырылачак.
Алберт Кәримов ассызыклаганча, 2016-2017 елларда көзге-кышкы сезонда объектларны әзерләү вакытында аеруча игътибарны уздырыла торган ремонтның сыйфатына һәм тулылыгына, резерв ягулыкның запасларын булдыруга юнәлтергә кирәк.
Республикада 2016-2017 елларда көзге-кышкы сезонга энергокомпанияләрнең әзерлекләрен тикшерү буенча ведомствоара комиссиялар булдырылачак.