Рөстәм Миңнеханов норвегия бизнесын Татарстанга чакырды

2016 елның 31 мае, сишәмбе

Россия һәм Норвегияне күптәнге нәтиҗәле мөнәсәбәтләр бәйли һәм Татарстан аларны төрле өлкәләрдә алга таба үстерүне дәвам итәргә әзер. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов корольлек делегациясен шулай итеп сәламләде.

Очрашуда Норвегия корольлеге тарафыннан Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илче Лейдульва Намтведта, илчелекнең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшче  Стефание Бьеру, сәүдә буенча киңәшче Фруде Му, мәгариф, фән һәм технологияләр буенча киңәшче Сверре Рустад, энергетика һәм экология буенча киңәшче Ларс Лунден, шулай ук Россия-Норвегия сәүдә палатасы башкарма директоры Ярле Форборд һәм Россиядәге Россия-Норвегия сәүдә палатасы вәкиле Владимир Багреев катнашты.

Татарстан Хөкүмәте Йортында аларны Татарстан Республикасы Президентыннан тыш  ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары –ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алдылар.

“Илче әфәнде сез Татарстан Республикасында беренче тапкыр, сезгә безнең республикабыз ошар һәм сез безнең даими кунагыбыз булырсыз дип ышанып калабыз”, -дип норвегия дипломатына мөрәҗәгат итте Рөстәм Миңнеханов.

“Аңлашыла ки, хәзерге сәяси фон билгеле бер рәвештә Россия һәм Европа дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләргә йогынты ясый. Тик бу - вакытлы куренеш, - дип ышанычын белдерде ТР Президенты. Россия һәрвакыттагыча диалог өчен ачык һәм европа дәүләтләре дә элемтәләрне җайлау өчен мөмкинлекләр эзлиләр. “Сезнең Татарстанга булган визитыгыз моңа дәлили булып тора”,- дип өстәде ул.

Татарстан һәм Норвегия арасындагы товар әйләнеше 2015 елда бары тик 20 млн. доллар тәшкил иткән. Бу бик аз,-дип ассызыклады Татарстан лидеры. Республика Россиядә икътисади үсеш буенча лидерларның берсе. Нефть, нефтехимия, нефть эшкәртү, машина төзелеше, энергетика. Без вертолетлар, самолетлар, корабльләр төзибез,  инновацион һәм IT-технологияләрне актив үстерәбез, илнең фән үзәге булып торабыз. Барлык бу юнәлешләрдә эшлекле элемтәләр җайлау мөһим”. Татарстанга фән һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү дә кызыклы.

“Ә безгә, үз чиратында, азык-төлек сәнәгате һәм балык эшкәртү технологияләре кызыклы. Норвегиянед бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Моннан тыш, туристик юнәлешне җайга салырга кирәк. Татарстанлыларга Норвегия корольлеген күрү кызыклы булыр, ә республикада Норвегия кунакларына күрсәтер урыннар җитәрлек: Свияжск, Болгар, Биләр, Алабуга. Ә Казанга – мең елдан артык!" - дип өстәде Президент.

Норвегиянең Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Лейдульв Намтведт үз чиратында, "агымдагы сәяси вәзгыять кыенлыклар тудыра " дип раслады. "Тик Норвегия хезмәттәшлек өчен потенциал - берничә юнәлеш бар”,- дип саный ул. Юктан гына түгелдер, әлеге делегацияне илче үзе җитәкли. Инде бүген үк туризм һәм мәгариф мәсьәләләре буенча берничә очрашу узарга тиеш.

“Мин кунакханәнең 21нче катында яшим һәм аннан күренгән манзара рухны биләп ала”, - дип дәрәҗәле кунак тәэсирләре белән бүлеште.

Татарстанга Норвегия делегациясе төньяк дәүләт территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында әсирлектә калган совет хәрбиләренә багышланган күргәзмәне алып килгән. "Без совет солдатлары истәлеген саклыйбыз", - дип ассызыклады илче.

Моннан тыш, планда – "Иннополис" һәм Казан федераль университетына бару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International