Татарстан һәм Ростехнадзор арасында системалы һәм конструктив эш төзелгән. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары (Ростехнадзор) Александр Рыбас белән эшлекле очрашуында белдерде.
Ростехнадзорда хезмәт итүче коллегаларыбызның нәтиҗәле эшчәнлекләре, уртак сорауларны чишкәндә аларның таләпчән һәм оператив булулары аркасында республикада эре сәнәгать инвестицион проектлар уңышлы гына тормышка ашырыла”,- дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Ростехнадзор Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров һәм Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов катнаштылар.
"Татарстан – югары дәрәҗәле технологик йөкләнешле зур үсеш алган сәнәгать төбәге. Сәнәгать куркынычсызлыгы сораулары, экспертиза сыйфаты һәм экспертларны әзерләү дәрәҗәсе сыйфаты безнең өчен өстенлекле санала", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
"Без экспертиза системасын үстерү, экспертларны аттестацияләү һәм эксперт оешмаларына лицензион таләпләрне арттыру буенча Ростехнадзор тарафыннан кабул ителә торган чараларны хуплыйбыз", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Һәм: "Без Казан дәүләт энергетика университеты базасында экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтнең Уку-укыту үзәге булдыру мәсьәләсенә зур игътибар бирәбез”,- дип өстәде.
Республика Хөкүмәте тарафыннан һәм төбәкнең сәнәгать предприятиеләре ягыннан әлеге проектны гамәлгә ашыруда бөтен мөмкин булган ярдәм күрсәтеләчәк.
“Татар-информ” МА