2016 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Хабаровск крае делегациясе вәкилләре белән очрашуында катнашты.
Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктор Марценко башлыгындагы Хабаровск крае делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде.
Хабаровск крае куәтле регион буларак бөтен ил өчен бик мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп.
Виктор Марценко хәбәр иткәнчә, делегация әгъзалары Казан авиация заводында, "Композит" предприятиесендә, Казанның “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта һәм башка мәйданчыкларда булдылар.
Хабаровск делегациясе әгъзалары кайбер спорт объектларын карадылар, шул исәптә "Казан-Арена"да булдылар. Хабаровск крае вәкилләре "Кидспейс" мәйданчыгын югары бәяләделәр, биредә балаларга күп кенә күнекмәләрне актив өйрәнергә һәм үстерергә мөмкинлекләр чиксез.
Очрашу барышында яклар индустриаль мәйданчыклар булдыру сорауларын карадылар, шулай ук авыл халкының тормыш сыйфатларын яхшырту, Татарстанда һәм Хабаровск краенда фельдшер-акушерлык пунктлары һәм башка социаль объектлар төзү һәм бу юнәлештә программаларны тормышка ашыру турында сүз алып бардылар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Хабаровск крае арасында товар әйләнешен арттырырга, ике як тарафыннан тәкъдим ителгән товарлар номенклатурасын киңәйтергә киңәш итте.
Фикер алышу өчен тагын бер тема үзәктә булды - өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләре. Хабаровск краенда мондый территорияләр Комсомольск һәм Хабаровск шәһәрендә булдырылды, Татарстанда - Яр Чаллы шәһәре.