ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 7 сентябрендә  «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ –химия тармагында зур масштаблы вакыйгаларның берсе – Татарстан нефть-газ-химия форумы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары  Гомәр Дүсембаев, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Алберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 7-9 сентябрендә  Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан нефть-газ-химия форумы узачак.

Форумны оештыручылар - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ОАО «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, ВЦ «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәге.

Татарстан нефть-газ-химия форумы – 2016 тантаналы ачылышында һәм эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. 

2016 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтү советы утырышын үткәрде. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Көн тәртибе Фондның агымдагы эшчәнлегенә бәйле сораулардан торды.

2016 елда Россия канунында үзгәрешләр булу сәбәпле Фондның Уставында да структурага кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Быел Фонд ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә яңа вәкаләтләргә ия булды.  ТР Инвестиция-венчур фонды Сәнәгать үсеше Фонды вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, шулай ук фәнни, фәнни-техник, инновация эшчәнлегенә ярдәм итү Фонды булып тора. Хәзерге вакытта Устав буенча Фонд органнары структурасы Татарстан Республикасы Президенты җитәкләгән Попечительләр советыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләгән югары коллегиаль орган - Күзәтү советыннан, Эксперт Советы, Ревизия комиссиясе һәм башкарма органнардан тора. 


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 5 сентябрендә Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәре халык хөкүмәте мэры Сун Сибинь әфәнде башлыгындагы Кытай делегациясе белән очрашты.

Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчелеге катнашты.

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанның Кытай белән хәзерге мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәдә булуын бәяли һәм Россия белән Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән һәртөрле элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирә. 

2016 елның 5 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Корея Халык-Демократик Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Ким Хен Джун белән очрашуында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Төньяк Кореягә булган визитын искә төшерде. Ул вакытта Татарстан делегациясе илнең җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырдылар һәм Төньяк Кореянең әйдәп баручы предприятиеләрендә булдылар. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, делегацияләрнең үзара визитлары һәм эшлекле элемтәләргә ярдәм итү Россия-Төньяк Корея мөнәсәбәтләре кысаларында КХДР һәм Татарстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне алга таба ныгуга һәм үстерүгә  ярдәм итәчәк. 

(Татарстан Республикасы Президенты Матбугат үзәге материаллары буенча)

2016 елның 5 сентябрендә "Татар-информ" МА Татарстанда "Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" энергияне сак тоту  Фестивален уздыру сораулары буенча  матбугат конференциясе булып узды.  

Фестивальнең программасы һәм максатлары турында хәбәрчеләргә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев һәм Казан шәһәре Башкарма Комитеты икътисади үсеш Комитеты рәисе Илдар Шакиров сөйләделәр. 

Яшьләр инициативасы кысаларында һәм Россия энергетика министрлыгы, "Торак-Коммуналь Хуҗалыкны реформалауда ярдәм итү Фонды” Дәүләт корпорациясе, Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, "Глобаль энергия" премиясе лауреатлары һәм башка оешмалар ярдәме белән агымдагы елның сентябрендә Россиядә “Бергә матуррак һәм кызыклырак итеп" энергияне сак тоту масштаблы фестивале узачак.


4
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

2016 елның 4 сентябрендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре Көненә һәм Шәһәр Көненә багышланган тантаналы чара узды.

Үзенең сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре һәм Шәһәр көне белән котлады.

Ул билгеләгәнчә, республиканың нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен зур хезмәт казанышлары белән каршы алалар. Аерым әйтсәк, нефть чыгару күләмен арттыру һәм углеводородлар чималы запасларын үстерү тәэмин ителгән. Газны һәм нефть, нефть продуктларын кулланучыларга өзлексез җиткерү эше көйләнгән.

Илнең нефть эшкәртү сәнәгате өчен мөһим вакыйгалар булды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе Комплексында акрынайтылган кокслау җайланмасын эшләтеп җибәрү һәм эшкәртүнең тирән дәрәҗәгә ирешү. Моннан тыш, "Татнефть" компаниясенең  нефть химиясе, энергетика предприятиеләрендә һәм ваклап сату челтәрендә җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп булды.


3
сентябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 3 сентябрендә Татарстанда кыска вакытлы визит белән Испания Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын башкаручы Мариано Рахой булды.

"Казан" халыкара аэропортында Испания Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын башкаручы Мариано Рахой җитәкчелегендәге Испания делегациясе белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов очрашты.

Алберт Кәримов делегация әгъзаларына Татарстанның инвестицион һәм сәнәгать потенциалы презентациясен тәкъдим итте.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 2 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә видеоконференция режимында Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдәге  Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән киңәшмә булып узды.

Киңәшмә эшендә республиканың министрлык, ведомство, иҗтимагый оешма  җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдәге  Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең 2016 елның июль-август айларындагы эш нәтиҗәләре тикшерелде, ТР Вәкиллекләренең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Шулай ук, ТР Вәкиллекләренең ватандашлар белән эшләү, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү  өлкәсендә перспектив эш планы һәм бурычлары билгеләнде.

2016 елның 2 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Fastems Oy Ab (Финляндия) һәм  «Пумори-төньяк-көнбатыш» ҖЧҖ (Санкт-Петербург шәһәре) компаниясе  делегациясе белән очрашты.

Очрашуда Fastems Oy Ab  фин компаниясе вице-президенты Сеппо Лехтонен,  «Пумори-төньяк-көнбатыш» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Сухов,  «Пумори-төньяк-көнбатыш» ҖЧҖ Региональ вәкиле Владимир Михайлов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Узган очрашу барышында Fastems компаниясенең презентациясе үтте, Россия һәм Татарстанда компания тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар каралды, «Fastems Oy Ab» компаниясе һәм Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында эшләнүче «Юл картасы» кысаларында хезмәттәшлекне үстерү сораулары хакында фикер алышынды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International